tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Парижда Сабантуй узды

Парижда Сабантуй узды

25 май көнне Франциянең башкаласы Париж шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды. Эйфель манарасы янындагы Марс мәйданында оештырылган бәйрәмгә дөньяның уннан артык иленнән милләттәшләребез килгән иде. Шулай ук гүзәл чарада мәртәбәле кунаклар: Франциянең Париж шәһәре мэры Анн Идальго, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сабантуй җыр, бию, милли уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең йөзек кашы булган милли көрәш бәйгесендә 13 илдән 33 батыр бил алыштылар. Көрәштә Әзербайҗан, Украина, Үзбәкстан, Кыргызстан, Бельгия, Франция, Россия һ.б. илләрнең вәкилләре катнашты. Тантаналы рәвештә милли көрәш бәйгесен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ачып җибәрде.

Сабантуйның төп батыры исеменә, көндәшләрен җиңеп, Татарстан көрәшчесе Раил Нургалиев лаек булды.

Марс мәйданында узган Сабантуйда 20 меңләп кеше катнаштылар. Кунаклар арасында рәсми делегациядән тыш, чит илләрдән һәм Россия регионнарыннан килгән татарлар һәм башка милләт вәкилләре дә бар иде.

Җыелган тамашачылар һәм кунаклар алдында Татарстанның «Зө-Ләй-Лә» төркеме, «Казан» бию ансамбле, «Шарм» шоу-балеты, «Татарстан», «Болгарлар», «Кама таңнары» бию төркемнәре, җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Рөстәм Асаев, Роман Плеханов,  Айгөл Хәйри,  Айгөл Бариева, баянчылар Айдар Вәлиев, Булат Хисмәтов һәм башка талантлы артистлар чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*