tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Печән базары Казанның милли бренды була ала”
“Печән базары Казанның милли бренды була ала”

“Печән базары Казанның милли бренды була ала”

Быелгы Печән базары өченче тапкыр оештырыла. Милли һәдияләр белән сату иткән ярминкә беренче тапкыр Нурулла мәчете каршында узды. Узган елны кечкенә урамга сыешмыйбыз дип Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараны Каюм Насыйри урамында үткәрде. Ә бу юлы Печән базары ярминкәсе Кабан күле яры буйлап сузылды, Камал каршындагы мәйдан да татар яшьләре кулында булды.

Казанда 100 ел элек булган мохитне искә төшерер өчен Печән базары ярминкәсенә оештыручылар да, катнашучылар да, кунак булып килүчеләр дә милли киемдә килгән иде.

Өч ел элек бу дресскод шарт итеп куелган иде, алдан бу турыда кисәтелмәсә дә, халык арасында калфак, чүәк, бәрхет камзул кигән туташ белән ханымнар, түбәтәйле әфәнделәр шактый күренде.

Ярминкәдә товар карап йөрүчеләр арасында Татарстан хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипованы күрергә мөмкин иде. Ул гаиләсе белән килгән. Шулай ук, Печән базарын багарга дип килүчеләр арасында Татарстан Тышкы эшләр департаменты башлыгы Радик Гыйматдинов, Татарстан президенты матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Эдуард Хәйруллин күзгә чалынды. “Камал театры янында гөр килгән татар ярминкәсенә чыкмыйча түзә алмадым”, диде Камал театры мөдире Илфир Якупов. Чараны күрер өчен, шулай ук, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән аның урынбасары Ирада Әюпова да килгән иде.

Түрәләр биредә беренче тапкыр, шуңа да күп нәрсә белән кызыксынды, танышып йөрде, урыны белән гаҗәпләнгәннәрен дә яшермәде. Бу уртак эш булырга тиеш”, дигән фикердә яшьләр. Түрәләр моны таныды. Ирада Әюпова моны зуррак масштабта ел саен уздырырга кирәк, ул Казанның милли брендына әверелерлек бер чара була ала, диде. Форматын бергә уйлашыйк, дип сүз куештылар.

Оештыручылар әйтүенчә, Печән базарында 5 меңнән артык кеше катнашкан. Барлык татарлар да биредә жыелган дигән хис калды. Чемпионатны туры китереп Казанга кайтырга мөмкинлек тапкан АКШның төрле штатларында яшәүче татарлар да ярминкәдә очрашты. Мәдинә Әпсәләмова белән Диләрә Хафизова: “Чит илләрдә мондый этно фестивальләр зурлап оештырыла, аны барысы да көтеп ала, ярата. Иртәннән алып кичкә кадәр дәвам итә. Печән базары да сөендерде, тәкъдим ителгән тауарлар да сыйфатлы, куелган бәяләр дә тешләми”, дип сөйләделәр.  Моннан тыш Казанга Печән базарына атап Мәскәү, Уфа, Йошкар-Ола, Ижау, Түбән Новгород һ.б. шәһәрләрдән килүчеләр бар иде.

Узган еллар белән чагыштырганда чара сәүдә, алыш-биреш белән генә чикләнмәде. Ул төрле чараларга бай иде. Мәрҗәни мәчете артындагы аланда “Сабыйлар” үзәге нәниләр өчен интерактив уеннар оештырды, граффити осталары рәсем ясады, “Кисекбаш” әсәренә нигезләнгән квест оештырылды. Аны уңышлы узучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Татарча китаплар да күп иде. “Алып киленгән китаплар арасында иң популярлары балалар әдәбияты булды. Бары берничә китап кына сатылмыйча торып калды. Яңа басылган “Ак чәчәкләр” романын да сатып алдылар, аңа күбрәк өлкән буын кешеләренең иске китте”, дип әйтте безгә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре.

Агачтан ясалган “Укы” дигән сүз киштә итеп оештырылган, ул төрле телләрдәге китаплар белән шыплап тулган иде.

Буккроссинг шартлары нигезендә киштәдән китап алып үзеңнекен дә калдырырга кирәк. Китапларга кызыгучылар күп, алучылар да шактый, әмма алмашка китап калдыручылар күренмәде. Татарларның практик милләт булуының күрсәткечеме бу – аңлата алучы табылмады. Милли китапханә, борынгы татар китаплары тупланмасы иясе Таһир Тайсин киштәсе янында, күп булмаса да, кешеләр бар иде.

“Мәрҗәни” фонды сатырга 120 китап алып килгән, алардан сигезе генә калган.

Кичкә таба ярминкә рәтләрен берничә тапкыр аркылыга-буйга узып, сатып алган тауарларына сөенеп арыган халык “Калеб” иҗади берләшмәсе тарафыннан ачык һавада оештырылган Шигъри слэмга җыелды.

Чирәмгә утырып шигырь, татарча җыр, милли көй тыңладылар. Слэмда катнашучы 9 кеше шигырьләрен сөйләде. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын хөкемдарлар бәяләде. Җиңеп чыгучы Эльнар Байназарга акчалата бүләк тапшырылды.

Шунда ук Кабан күле яры янында рәссам Фаик Таһировның иҗат җимешләре белән кызыксынучылар да булды.

Шигъри слэм барган вакытта Камал каршында инде “Исән!” рок фестивале башланган иде.

Халык арасында Печән базары ярминкәсе ял көннәрендә яки берничә көн узса, отышлы булыр иде, милли ризыклар белән сәүдә итүчеләр дә күбрәк булган саен күңелле, дип теләк белдерүчеләр булды.

Печән базары ярминкәсе саннары:

  • Ярминкәдә 90 сәүдәгәр катнашкан.
  • Чараны оештыруда 45 волонтер ярдәм иткән.
  • Буккроссингның “Укы” киштәсендәге 500 китаптан 37се калган.
  • “Түбәтәй” милли фаст-фуд 600 кешене хезмәтләндергән.
  • 1200 өчпочмак ашалган, 235 литр мәтрүшкәле чәй эчелгән.
  • 86 казылык сатылган.
  • Киштәләргә җәелгән япмаларны тегәр өчен 80 метр тукыма киткән.
  • 11 кеше ярминкәдән яңа чүәкләр киеп кайтып киткән.
  • “Baldan” брендының 125 граммлы “Күчтәнәч” дип аталган балның 50 банкасы 45 минут эчендә сатылып беткән.
  • Татарчага тәрҗемә ителгән “Һарри Поттер”дан өзек басылган “Гыйлем” газеты, Габдулла Тукайның “Кисекбаш” әкияте һәрберсе 1 мең тираж белән таратылган.
  • “Сабыйлар” үзәге оештырган мәйданда 70тән артык бала күңел ачкан, иң яраткан уеннары “Түбәтәй” булган.
  • Әдәби фотозонада 40 кешегә фотосурәт ясалган.
  • Печән базарының бюджеты 400 мең сум тәшкил иткән.
  • Ике дистәгә якын полиция хезмәткәре тәртип саклаган.

Римма Әбдрәшитова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*