tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә Балалар Сабан туе оештырыла
Пермьдә Балалар Сабан туе оештырыла

Пермьдә Балалар Сабан туе оештырыла

2 июньдә 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Пермь шәһәренең Горький паркында край Балалар Сабантуе узачак. Кунакларны татар мәдәнияте күргәзмә-ярминкәсе, милли уеннар һәм мастер-класслар, төп сәхнәдә бәйрәм концерты, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Галимов чыгышы көтә.

Программа:

  • 12.00-16.00 Милли уеннар һәм мастер-класслар
  • 12.00-15.00 Пермь музыкантларының милли уен коралларында чыгышы (Кече сәхнә, “Хәлвә” рестораны каршында)
  • 13.00-15.30 Пермь краеның балалар коллективлары катнашында бәйрәм концерты
  • 14.00-16.00 Ротонда әби театрында ” Мәккәгә сәяхәт» тамашасы.
  • 15.30-16.00 төрле милләт балалары костюмнары конкурсы
  • 16.30-17.00 Лезгинка һәм көнчыгыш биюләре буенча мастер-класслар
  • 17.00-18.00 «Кама буе халыкларының үзенчәлекле тормышы” милләтара фестивале 18.00-19.00 Пермь артистлары чыгышы
  • 19.00-20.00 Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Галимовның чыгышы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*