tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Польша татарлары оешмасы вәкиле: Татарларга беркая да чыкмаска киңәш итәбез
Польша татарлары оешмасы вәкиле: Татарларга беркая да чыкмаска киңәш итәбез

Польша татарлары оешмасы вәкиле: Татарларга беркая да чыкмаска киңәш итәбез

Польшаның Гданьск шәһәрендәге татар мәдәнияте милли үзәге җитәкчесе Ежи Шахуневич «Татар-информ» журналистына коронавируска каршы барган чаралар турында сөйләде. Үзәк директоры әйтүенчә, ул татарларга өйдә утырырга киңәш итә.

«Өйдән бөтенләй чыкмаска. Беркая да чыкмаска. Бу — минем киңәш. Өйләрендә торсыннар. Бернинди чаралар уздырмыйбыз, телефоннан шалтыратып, хәл белешеп, кемгә ярдәм кирәклеген сорашып кына торабыз. Яхшырак вакытны көтәбез. Бик кирәк булганда гына кибеткә чыгарга була. Перчаткалар кияргә, кулларны гел юып торырга кирәк», — диде ул.

Шахуневич әйтүенчә, Польша татарлары вәкилләре арасында авырган кешеләр юк. «Әмма тиле кеше генә бернәрсәдән дә курыкмыйм дип әйтер. Нәрсә барганын һәркем күреп тора», — диде ул.

Шахуневич рөхсәтсез урамга чыккан өчен штрафларның бик югары булуын әйтте. Ул 30 мең злотыхка (543 мең сум) җитә. Польшада коронавирус белән авыручылар 4,5 ярым тирәсе, 107 кеше үлгән.

Польша мөфтие Томаш Мискевич фатирларда гына дога кылырга өнди, дип сөйләде Przeglad Tatarski — «Татар күзәтүе» журналы баш редакторы Муса Чахархан Чахоровский. «Без өйдә эшлибез — журнал һәм китаплар өчен материаллар туплыйбыз», — диде ул.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*