tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пресс-релиз IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены
Пресс-релиз IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены

Пресс-релиз IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елның 20-22 март көннәрендә IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенда Россия Федерациясенең 30 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Чарада Татарстан Республикасы президенты   Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Беренче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2012 елда узды. Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган мөһим проблемалар турында фикер алышулар булган иде. Вакыт җыенда күтәрелгән сорауларның бүген дә актуаль икәнен күрсәтә һәм алар даими игътибарны таләп итә.

Быелгы җыенда импортны алмаштыру, агротуризм һәм авыл җирлекләрендәге традицион тормыш тәртибе үсеше буенча мәсьәләләр күтереләчәк.

Җыенның программасында түбәндәге чаралар каралган:

20 март көнне эшмәкәрләр өчен семинар-уку оештырылачак. Әлеге семинарда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салым кануннары системасындагы үзгәрешләр, федераль һәм республика грантлары, программалар, субсидияләр, дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирү каралган. Шулай ук бу көнне “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының финал өлеше дә була.

21 март көнне Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырыла, пленар утырыш узачак.

Программа кысаларында җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының  Мамадыш муниципаль районына сәфәр кылачаклар. Алар районның иҗтимагый һәм икътисади, рухи һәм мәдәни тормышы белән, җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышырлар. Шулай ук бу сәфәр эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.

Җыенда катнашучылар өчен  мәдәни программа да каралган: К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбле концерты булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*