tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Вәлиев Дәүләт Советы утырышында Милли кием көне булдыру мөһимлеге турында сөйләде
Разил Вәлиев Дәүләт Советы утырышында Милли кием көне булдыру мөһимлеге турында сөйләде

Разил Вәлиев Дәүләт Советы утырышында Милли кием көне булдыру мөһимлеге турында сөйләде

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Дәүләт Советы утырышында Милли кием көнен булдыру мөһимлеге турында сөйләде

“Без комитет утырышларының берсендә, җәмәгатьчелек мөрәҗәгатьләрен искә алып, республикада Милли кием көне булдыру тәкъдиме белән чыккан идек. Республикада яшәүче милләтләрнең мәдәни мирасын популярлаштыру, милләтара дуслыкны ныгыту өчен менә дигән чара бит бу”, – ди депутат.

“Елга бер тапкыр булса да һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп урамга чыкса, яисә эшкә килсә, алардан күреп башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде. Бу хәрәкәт милли кием җитештерү, аның яңа, заманча үрнәкләрен булдыру, халык һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерүгә дә ярдәм итәр иде”, – дип саный Разил Вәлиев.

Ул Адыгея Республикасын мисалга китерде. “Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы законында Милли адыг (чиркәс) костюмы көне (28 сентябрь) истәлекле дата буларак билгеләнгән. Бу көнне зурлап бәйрәм итәләр. Һәркем, шул исәптән хакимият әһелләре дә, ул көнне милли киемнән йөри”,  – диде ул.

“Заманында Шиһабетдин Мәрҗани милләтнең өч төп билгесе дип туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милли киемне атаган булган. Ә без бүген акрынлап милли киемнәребезне оныта барабыз. Әлегә бу мәсьәлә буенча фикер алышу бара, ул уңай хәл ителер, дип өметләнәбез”, – диде Разил Вәлиев.

Депутат Таһир Һадиев “Милли киемнәр көнен билгеләүгә нәрсә комачаулый” дип кызыксынды. “Берни комачаулый. Бу мәсьәлә Хөкүмәттә бер ел дәвамында өйрәнелә, әмма никтер карар кабул ителми”, – дип җавап бирде Разил Вәлиев.

“Елга бер тапкыр Милли киемнәр көнен билгеләп узу турында сүз бара. Һәр милләт үз киемендә киенгән очракта, бу һәр милләтне саклау өчен бер этәргеч булыр иде” , – дип коллегасы Разил Вәлиевнең сүзен җөпләде Таһир Һадиев.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча уйларга кирәк дип белдерде.

Депутат Сергей Раковец Разил Вәлиевкә: “Үзегез дә бүген милли киемдә булсагыз, без сезгә алкышлар гына идек. Нигә оялырга, дөнья буенча йөрибез, күп кенә халыклар милли киемнәреннән оялмый. Бу борынгы традиция», – дип мөрәҗәгать итте.

 

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*