tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РФ ның тышкы эшләр министры С.В.Лавров белән очрашу…
РФ ның тышкы эшләр министры С.В.Лавров белән очрашу…

РФ ның тышкы эшләр министры С.В.Лавров белән очрашу…

Бүген, ягъни 11 нче апрель көнне Россия Федерациясенең тышкы эшләр министрлыгында илебездә эшләп килгән иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән министр С.В.Лавровның очрашуы узды. Әлеге җыенга беренче чиратта Россиядән читтәге ватандашлар белән эшчәнлек алып баручы100 гә якын оешма вәкилләре чакырылган иде, Татарстаннан бу чарада Ренат Вәлиуллин катнашты. С.В.Лавров үзенең кереш сүзендә илнең бүгенге тышкы эшләр юнәлешендәге сәясәтен, Украина белән бәйле соңгы вакыйгаларга аваздаш рәвештә илгә каршы алып барылган сәясәт турында тәфсилле мәгълүмат бирде. Аның билгеләвенчә Россиягә каршы көчле басым алып барыла, әмма шуның белән бергә илнең бүгенге көндә үзенең бәйсез тышкы сәясәт алып барырга мөмкинлеге бар. Европа берлегендә, Америкада яшәүче Россия ватандашлары белән эшләү юнәлешендә бүген нәкъ менә хөкүмәтнеке булмаган иҗтимагый оешмаларның мөхимлеге арта. Шулай ук Россия тарафыннан да ватандашларыбызга төрлечә ярдәм итү артачак, әйтик Тышкы эшләр министрлыгы каршында ватандашлар белән эшләүче иҗтимагый оешмаларга ярдәм фонды төзелү, яңа эш формалары тәкъдим ителү моның ачык мисалы булып тора. Шулай ук, Лавров билгеләвенчә киләсе ел Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан БДБ илләрендә “ветераннар елы” дип игълан ителәчәк, бу илләрдә зур чаралар үткәрү планлаштырыла.
Бу шәхеснең ни дәрәҗәдә тирән акыл иясе икәнлеген аның чыгышларыннан бигрәк, менә шушындый җыеннар алып баруыннан да ачык күреп була. Беренчедән министр бар мәсьәләне дә бар нечкәлекләренә кадәр белә, аларны хәл итүнең берничә юлын тәкъдим итә ала, шуның белән бергә табигый шармга, юмор хисенә ия булуы белән үз әңгәмәдәшләренең ышанычын казана ала.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*