tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов 103 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Рәфыйковка “ТАССР төзелүгә 100 ел” юбилей медален тапшырды
Рөстәм Миңнеханов 103 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Рәфыйковка  “ТАССР төзелүгә 100 ел” юбилей медален тапшырды

Рөстәм Миңнеханов 103 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Рәфыйковка “ТАССР төзелүгә 100 ел” юбилей медален тапшырды

Бүген, Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очраша.  Өлкәнең Хакимият йортында рәсми очрашу башланыр алдыннан, Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер белән берлектә 103 яшьлек  Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, шагыйрь Әхмәт Мәхмүт улы  Рәфыйков белән очраштылар. Татарстан Президенты ветеранга “ТАССР төзелүгә 100 ел” юбилей медален тапшырды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару Җыелышы депутаты Лена Колесникова да катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*