tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов алтынчы тапкыр Мәскәү яшьләре форумында катнашачак
Рөстәм Миңнеханов алтынчы тапкыр Мәскәү яшьләре форумында катнашачак

Рөстәм Миңнеханов алтынчы тапкыр Мәскәү яшьләре форумында катнашачак

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм аның каршында оешкан яшьләр советы проектларының берсе — «Мәскәү-Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумы 21 ноябрьдә алтынчы тапкыр узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел да форумда катнашырга ризалык биргән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты катнаша. «Безнең Татарстанда чаралар күп уза, әмма бу форум үзенчәлекле атмосфера белән аерылып тора. Безнең аралашуның мондый формасы бик мөһим», — диде төбәк башлыгы Вәкиллекнең әлеге яшьләр проекты турында.

Ел саен форум меңләгән мәскәүлеләрне — күп милләтле республикадан чыккан студентларны һәм яшь белгечләрне җыя. Ел саен яңа спикерлар чакырыла.

Биш ел эчендә яшьләр алдында узган ел ахырында арабыздан киткән легендар армия генералы Мәхмүт Гәрәев, Мәскәү мэрының элеккеге урынбасары, ә бүген — Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия геройлары — очучы Дамир Йосыпов һәм космонавт Сергей Рыжиков, «Русский стандарт» компаниясе җитәкчесе Рөстәм Тарико, спортчылар — Алинә Заһитова һәм Алия Мостафина, «йолдызлы» кондитер Ренат Әгъзамов, шулай ук Шамил Тарпищев, Антон Камолов, Алсу Һәм Альбина Шаһиморатова, Сергей Шәкүров һ.б. чыгыш ясады.

Башкаланың 15 югары уку йортында Татарстан якташлыгы оештырылган, алар барысы да Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советы составына керә.

Мәскәүнең өч югары уку йортының Татарстан белән килешүе имзаланган. Бу Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты. 2020 ел ахырына кадәр И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты һәм Мәскәү политехника университеты белән килешүләр төзүе планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*