tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов-Дон шәһәре татарлары Россия экраннарына яңа чыккан “Су анасы” фильмын бушлай карады
Ростов-Дон шәһәре татарлары Россия экраннарына яңа чыккан “Су анасы” фильмын бушлай карады

Ростов-Дон шәһәре татарлары Россия экраннарына яңа чыккан “Су анасы” фильмын бушлай карады

17 нче мартта  Ростов – Дон шәһәрендә “Кино йорты”нда Россия экраннарына яңа чыккан “Су анасы” (“Водяная”) фильмын татарларга бушлай күрсәттеләр. Бу фэнтези жанрында эшләнгән фильм. Сюжеты К. Насыйри һәм Тукай әсәрләренә нигезләнгән.

“Су анасы” (“Водяная”) фильмы  татар кинематографиясе өчен зур үсеш. Тулысынча татар кинематографистлары тарафыннан эшләнгән фильмның Россия күләмендә, Калининградтан алып Владивостокка кадәр экраннарга чыгуы, бу әле беренче тапкыр.

Тагын шунысы игътибарга лаек, “Су анасы” – катлаулы грим, махсус эффектлар кулланып эшләнгән беренче милли фильм. Ә Ростов – Донда милләттәшләребезгә премьераны бушлай карау мөмкинлеген биредәге “Якташлар” мәдәни үзәге активистлары Надия һәм Равил Курмакаевлар тудырды.

Мөхәммәт Бикмаев

Ростов – Дон шәһәре

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*