tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов-Дон татарлары өчпочмак пешереп күрсәтәчәкләр
Ростов-Дон татарлары өчпочмак пешереп күрсәтәчәкләр

Ростов-Дон татарлары өчпочмак пешереп күрсәтәчәкләр

31 октябрьдә Ростов-Дон шәһәрендә өлкә халык иҗаты йортында “Дон халыкларының дус гаиләсе” («Народов Дона дружная семья») төбәкара фестиваль үтәчәк. Биредә төрле милли оешмалар үз халыкларының мәдәнияте белән таныштырачак.

Ришат Гәрәев җитәкләгән “Якташлар” татар мәдәни үзәге бу фестивальдә татар мәдәниятен чагылдыра торган экспозиция оештырачак. Шулай ук кунакларга өчпочмак әзерләү серләре турында сөйләячәкләр, өчпочмакларны татып карарга да мөмкинлек булачак. Соңыннан гала-концерт булачак.

Бу милли мәдәниятләр фестивале Ростов-Донда 1995 елдан бирле үткәрелеп килә икән.

Ростов-Дон җирләрендә татар тарихы бик бай. Дон казакларының борынгы башкаласы Старочеркасскта мәчетле татар мәхәлләсе булган, хәзер дә бу урын Татар бистәсе дип атала икән. Яңа башкала Новочеркасск янында да татарларның үз хуторы булган, ул бүген дә Татарский дип атала. “Якташлар” татар мәдәни үзәге 2003 елда оештырылган, аның Ростов-Дондан тыш өлкәнең Таганрог, Аксай, Волгодонск, Новошахтинск, Шахты, Морозовск һәм башка шәһәрләрдә бүлекчәләре эшләп килә. Беренче рәисе – Марсель Бадгутдинов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*