tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов-Донда «Заманча татар киносы фестивале» узачак
Ростов-Донда «Заманча татар киносы фестивале» узачак

Ростов-Донда «Заманча татар киносы фестивале» узачак

2020 елның 15 февралендә Ростов-Дон шәһәренең Кино йортында беренче тапкыр «Заманча татар киносы фестивале» узачак.

Чара «Татаркино» мәдәният учреждениесе тарафыннан Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге һәм «Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Ростов өлкә бүлекчәсе белән берлектә оештырыла.

Фестиваль ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Президенты һәм Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәме белән уздырыла.

Кино йорты залында “Мулла” (реж.Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров), “Әпипә” (реж. Илшат Рәхимбай), “Байгал” (реж. Илдар Ягъфәров), “Нигез йорт” (реж. Насур Юрушбаев) фильмнары күрсәтеләчәк.

Һәр спектакльдән соң  иҗади очрашулар булачак. Барлык фильмнар да татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.

Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*