tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара авылларының социаль челтәрләрдәге татар төркемнәре арасында бәйге игълан итте
Самара авылларының социаль челтәрләрдәге татар төркемнәре арасында бәйге игълан итте

Самара авылларының социаль челтәрләрдәге татар төркемнәре арасында бәйге игълан итте

“Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы 2018 елның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр социаль челтәрләрдәге Самар өлкә татар авыллары төркемнәренең, Самар өлкә шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен эшләнгән төркемнәрнең администраторлары һәм модераторлары арасында бәйгеләр игълан итә.

Көзен, сайтның 5 еллыгына багышланган бәйрәмдә, финалистларга өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте дипломнары һәм өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе тарафыннан акчалата премияләр тапшырылачак. Гомуми приз фонды 50 мең сум тәшкил итә.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары –  социаль челтәрләрдәге иң яхшы татар төркемнәрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үзләрен популярлаштыру; интернет киңлегендә милләттәшләребезнең активлыгын арттыру.

Исегезгә төшерәбез, бу бәйгеләр 2016, 2017 елларда да үтте.

http://samtatnews.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*