tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада зур милли чаралар көтелә
Самарада зур милли чаралар көтелә

Самарада зур милли чаралар көтелә

4 февральдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында “Дуслык” региональ мәдәни-иҗтимагый оешмасының җыелышы узды. Көн кадагына “Татар кызы-2020” бәйгесенең региональ этабын, II Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте һәм “Татарбистәсе” фестивальләрен уздыру мәсьәләләре куелган иде. Җыелышта өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Дуслык” региональ мәдәни-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, шәһәрмилли-мәдәни татар автономиясе Ленар Сабиров, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлaроешмасы директоры Эльвира Власкина һәм оешма җитәкчесе Разыя Әюпова,татар милли хәрәкәт активистлары һәм өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров катнаштылар.

Иң элек Самараның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан “Болгар мирасы” мәчете имамы, “Зубчаниновка бистәсе” төркеме рәисе Расих хәзрәт Вакказов 15 мартта “Татар бистәсе” фестивале уздырылуы турында хәбәр итте. “Чара Зубчаниновка микрорайонында урнашкан “Луч” мәдәният йортында узачак. Аның төп максаты –татар телен һәм татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, Самарада яшәүче татар һәм башкорт халкын берләштерү. Фестиваль сәләтле яшь башкаручыларны ачыкларга, аларның иҗади потенциалын үстерергә дә ярдәм итәчәк”, — дип сөйләде Расих хәзрәт. Ул күптән түгел “Художественный” кинотеатрында узган “Кире” фильмы аңарда зур тәэсир калдыруын да билгеләп үтте.

“Луч” мәдәният йортында татар телендә төшерелгән фильмнарны күрсәтүне оештырасы иде. Бу яшьләрне берләштерер, ана телен өйрәнүгә кызыксыну уятыр дип уйлым, — дип, фикерен белдерде Расих хәзрәт Вакказов.

Фәхретдин Бәдретдин улы Халыкара “Мирас” фестиваленә әзерлек эшләретулы көчкә баруын белдерде. “Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланачак. Без аны югары дәрәҗәдә уздыруөчен бөтен көчебезне куячакбыз Фестиваль Самара өлкәсе мәгариф һәмфән министрлыгы, Самара өлкәсенең һәм Татарстанның Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә үткәрелә. Иртәгә бу чара буенча “Мирас” фестивале директоры Искәндәр Зиннур улы белән Казанга барачакбыз”, — дип белдерде җитәкче һәм оештыру эшләре буенча җаваплы кешеләргә боерыклар бирде.

“Яктылык” мәктәбе директоры, өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Радик Газизов 15 февральдә Самараның Җәмигъ мәчетендә мөселманяшьләре көннәре узуын белдерде. Быел ул мәдәни мирас темасына багышланачак. “Әтиләребез, бабаларыбыз Самарада мәчетләр салган. Бу биналар ничек төзелгән? Аларны ничек саклап калырга? Яшьләр белән шул турыда сөйләшәчәкбез. Төгәлерәк мәгълүматны татар сайтларына һәм газеталарына соңрак бирербез”, — дип сөйләде Радик әфәнде.

Самарада “Татар кызы-2020” бәйгесенең региональ этабын “Дуслык”региональ мәдәни-иҗтимагый оешмасы хәләл туйлар уздыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова студиясе белән берлектә уздыра. “Бәйге мартта узачак. Ул күңел ачу түгел, танып белү чарасы булсын иде. Бәйгечеләребезгә татар кызларына хас булган тыйнаклык, итагатьлелек, сабырлык кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итәчәкбез. Киләчәктә алартатар гаиләләре корыр, хәләл туйлар уйнар дип өметләнәбез”, — дип сөйләде студия җитәкчесе Әлфия Сөләйманова.

“Мирас” фестивале директоры Искәндәр Сәетов бәйгенең Самара җирендә дүртенче тапкыр узуын белдереп, аны уздырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерде. “Быел чара зур вакыйгаларга — Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлануын күздә тотып, аны Самараның опера һәм балет театрында уздырырга теләгән идек.Кызганычка, бу көннәрдә анда башка чаралар узу сәбәпле, безгә театрбинасын бирмәделәр. Шулай да гала-концертны уздыру өчен 1000 кеше сыярлык тамаша залы булган бина таптык. Нинди бина булуын әйтәалмыйм, әлегә бу сер ”, — дип белдерде Искәндәр әфәнде. Ул “Мирас” фестивалендә катнашу өчен гаризалар килә башлавы, әмма аларның күбесенчә башка регионнардан булуы турында да әйтеп узды. “Халыкарадәрәҗәдәге татар мәдәнияте фестивале үзебездә узганда самаралылар читтә калмасын, актив катнашсын иде. Быел спонсорлар табып, дипломнардан тыш, бүләкләр дә әзерләячәкбез”, — дип сөйләде ИскәндәрЗиннур улы.

“Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире Эльмира Мөгәммәр кызы җыелышта катнашучыларны 19 апрельдә газетаның 30 еллык юбилеена чакырды. “Юбилей чарасын уздыру өчен “Родина” скверын сайладык. Бу көнне ул гармун моңына, татар җырларына күмелеп, “татар пятачогы”н хәтерләтәчәк. Балалар, спорт мәйданчыклары, күргәзмәләр эшләп торачак, төрле бәйгеләр уздырылачак. Ә бу вакытта төп сәхнәдә Казаннан махсус чакыртылган артист концерты барачак”, — дип юбилей программасы белән таныштырды Эльмира ханым.

“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе, хәрби көчләр һәм стратегик ракета гаскәрләре ветераны, отставкадагы полковник Идеал Галәветдинов быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы булуына ссызлыклап, бүгенге көндә исән, татар милләтеннән булган сугыш ветераннары исемлеген булдырырга, Җиңү көнендә аларга бүләкләр тапшырыга кирәк дип белдерде. Җыелышта катнашучылар бу тәкъдимне хупладылар, тик бакыйлыкка күчкән ветераннарны да онытмаска, хәләлҗефетләре исән булса, аларга бүләкләр тапшырырга дигән фикергә килделәр.

Чарада Игорь Буров та чыгыш ясады. Ул өлкә Халыклар дуслыгы йорты милли оешмаларга бәйрәмнәр оештырырга һәм уздырырга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерде. Татар оешмалары җитәкчеләре аңа ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Ләйсән Зарипова

tatar-duslyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*