tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниясе Рәисе Вячеслав Макаров татар рәссамнары күргәзмәсе белән танышты
Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниясе Рәисе  Вячеслав Макаров татар рәссамнары күргәзмәсе белән танышты

Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниясе Рәисе Вячеслав Макаров татар рәссамнары күргәзмәсе белән танышты

Бүген, 19 июль көнне, Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниясе Рәисе  Вячеслав Макаров җитәкчелегендәге делегаяция «Казан» милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында Санкт-Петербургтагы татар рәссамнарының «Все краски Питера тебе, моя любимая Казань» дип исемләнгән күргәзмәсе белән танышты. Санкт-Петербургтан килгән әлеге делегацияне Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе, «Казан» милли мәдәният үзәгенең директоры Ринат Закиров каршы алды.

«Казан» милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залы мөдире Дилбәр Газизова Төньяк башкаладан килгән кунакларны  Елена Сайтбагина, Рәшит Гыйләҗев, Илдус Вахитов, Рәшит Әдһәмов һәм Сания Бәхтиярова картиналары белән таныштырыды. Кунаклар хозурына 50дән артык картина тәкъдим ителгән иде.

Булат Ибраһимов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*