tatruen
Баш бит / Яңалыклар / SELET BILER FORUM: «суперсәләтең»не үстер!
SELET BILER FORUM: «суперсәләтең»не үстер!

SELET BILER FORUM: «суперсәләтең»не үстер!

11 июльдә Алексеевск районындагы Биләр җирлегендә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – SELET BILER FORUM башланды, ул 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Форум барлык тиешле куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып оештырыла.

Традицион фестиваль-форумда Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. Быел форумга «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Батыр», «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Байлар Сабасы», «Сәләт-Яр Чаллы» сменаларында ял итүче балалар бара.

SELET BILER FORUM-га чакырылган спикерлар:

– Гөлфия Мотыйгуллина – Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, сертификатлы коуч-тренер, грант конкурслары буенча эксперт, Универсиада-2013 һәм WorldSkills Чемпионаты волонтерлары тренеры, 1-нче категорияле укытучы;

– Александр Низов  – Санкт-Петербургның Студентлар советы рәисе, Санкт-Петербургта Рәсәй укучылар хәрәкәтен гамәлгә куючы;

– Эльвина Бабаева – психолог, бизнес-тренер, Татарстан Республикасында WorldSkills «Яшь профессионаллар» хәрәкәте коучы;

– Дмитрий Спиридонов  – яшьләрнең инновацион һәм профилактик программалары Республика үзәге директоры урынбасары, Казандагы «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе оештыручы педагогы. «Яшел буын» проекты җитәкчесе. Татарстан Республикасында «Сделаем!» өмәсе координаторы;

– Айнур Гаязетдинов – «Иннополис мәктәбе» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе мөгаллиме, Сбербанкның «Вклад в будущее» хәйрия фонды шәхси үсеш буенча тренеры, «Сәләтлеләр Университеты 2.0» автономияле коммерцияле булмаган оешмасының карьера юнәлеше бирү буенча остазы;

– Анастасия Беломыцева – формаль булмаган белем бирү тренеры, грант конкурслары буенча эксперт, игротехник;

– Александр Мачуха – тренер-психолог, профессиональ коуч ICF; Erickson Coaching International (Канада) рәсми вәкиле;

– Екатерина Гурьева – психолог-тикшерүче, формаль булмаган белем бирү тренеры, социаль проектлар координаторы, хастаханә клоуны һәм башкалар.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*