tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан ителә!
Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан ителә!

Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан ителә!

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы
«Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе
Татарстан Язучылар берлеге
Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиянең
нигезләмәсе

Чаллы шәһәре, 10.09.2019ел.

Матбугат органнарының рухи тормышыбыздагы ролен күтәрү, яшь авторларыбызның активлыгын арттыру, газета битләрендә басылып чыккан язмаларның әдәби сыйфатын камилләштерү максатыннан «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Көмеш кыңгырау» газетасы редакцияcе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге премия игълан итә.

  1. Шәүкәт Галиев исемендәге премия идея-эчтәлеге, жанры, формасы белән кызыклы һәм уңышлы дип бәяләнгән әдәби, публицистик язмаларның авторларына бирелә.
  2. Ел саен 4 премия тапшырылачак:
    • 2.1. «Көмеш кыңгырау»ның даими авторы булган һәм шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган өч балага.
    • 2.2. Газетада балалар өчен кызыклы һәм әдәби сыйфаты югары булган әсәрләрен тәкъдим иткән даими авторга.
  3. Премия лауреатларын редакция Советы тәкъдим итә, исемлек Язучылар берлеге тарафыннан раслана, спонсорлар белән килештерелә.
    Озак еллар дәвамында газетаны укучыларга ирештерүдә булышлык күрсәткән, газета эшчәнлегенә уңай йогынты ясаган иганәчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру карала.
  4. Шәүкәт Галиев исемендәге премия ел саен март аенда, тантаналы шартларда, спонсорларның үзләре тарафыннан тапшырыла.

Шәүкәт Галиев исемендәге премияне билгеләү советы:

  1. Язучы, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин.
  2. Балалар шагыйре, язучы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәшит Бәшәр.
  3. Язучы, Мәхмүт Кашгарый исемендәге Халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева.
  4. Редакция коллективы.

«Көмеш кыңгырау» газетасы редакторы
вазыйфаларын башкаручы Р.А.Гасыймова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*