tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәҗәрә – безнең тамырлар” чарасына багышланган матбугат–конференциясе узды
“Шәҗәрә – безнең тамырлар” чарасына багышланган матбугат–конференциясе узды

“Шәҗәрә – безнең тамырлар” чарасына багышланган матбугат–конференциясе узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә агымдагы елның 9 октябрендә  “Шәҗәрә – безнең тамырлар” чарасын үткәрә. Әлеге чарада Татарстаннан һәм Россиядән  100 вәкил катнашуы көтелә. Чара Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы җирлегендә үткәрелә.

Шул уңайдан 2015 елның 6 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) матбугат–конференциясе узды. Матбугат–конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары –Данис Шакиров, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе – Кадрия Идрисова, мәгълүмати-аналитик Идарә җитәкчесе – Гөлназ Шәйхиева катнаштылар.

 “Шәҗәрә – безнең тамырлар” чарасында Түбән Новгород, Әстерхан, Чиләбе, Киров, Ульяновск, Волгоград, Свердловск өлкәләреннән, Чувашия, Удмуртия Республикаларыннан катнашучылар көтелә, шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының  Татарстандагы бүлекчә җитәкчеләре дә бу чарадан читтә калмыячаклар” –  дип белдерде Данис Шакиров.

“Әлеге чараны зурлап оештыру беренче чиратта нәселләребезнең тарихын гына өйрәнү түгел, ә гомумән авыллар, үзебез яшәгән җирлекләрнең тарихын торгызу, милли тарихыбызны күтәрү. Милләттәшләребезне әлеге өлкәдә кызыксындырасыбыз килә. Шул нәүбәттән “Шәҗәрә – безнең тамырлар” чарасының программасында тарихчылар, архив хезмәткәрләре тарафыннан кызыклы чыгышлар булачак” – дип үз фикерләре белән бүлеште Кадрия Идрисова.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының
мәгълүмати-аналитик Идарәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*