tatruen
Баш бит / Слайдер / Сугыш сындырмаган шәхес.
Сугыш сындырмаган шәхес.

Сугыш сындырмаган шәхес.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы – хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар.

Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан – ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

Бу явыз сугыш Иске Оскол станциясен дә урап узмый.

Төрле якта мина тавышлары яңгырый… Югарыдан бертуктаусыз пуля яңгыры коя… Иске Оскол станциясе янында чолганышта калган илебез солдатларын дошман 2 сәгать дәвамында сыный. Совет солдаты бирешәме соң! Туган ил хакына, аның бердәм халкы, туганнары, дуслары, сабый чаклары куркыныч сугыш елларына туры килгән газиз балалар хакына алар барлык авырлыкларга да түзә, гомерләрен аямыйча дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Әлеге хәлиткеч бәрелештә дә фашист илбасарларының юлы киселә. Яшел яшьлек елларында җир җимертеп хезмәт куярга, тормыш корып, нәсел дәвам итәргә тиешле бер төркем ир-егетләр беренче тапкыр дәһшәтле сугышка нәкъ шушы Иске Оскол станциясендә 1943 елның 18 мартында ургылып килеп керә. Алар арасында Әлмәт районы, Яңа Елховой авылы егете Шаһит Лотфулла улы Гарифуллин да була. Шаһит бабай минем бабамның туганы.

Авылдан килгән, типсә тимер өзәрдәй япь-яшь егетләрне 3 ай дәвамында яшь сугышчылар курсы узганнан соң, тимер юл вагоннарына утыртып, Арзамас каласы аша Обоянь шәһәренә озаталар. Иске Осколга якынлашканда бертуктаусыз шартлаулар ишетелгән, станциянең дөрләп яна башлаган. Сугыш тәмен тәүге тапкыр шунда тойганнар алар. Тирә-юньдә тынлык урнашкач кына, башларын күтәргәннәр. Андагы мәшхәрне сөйләп бетерерлек булмый: якындагы башнялар ауган, вагоннар чәчелгән, җир өсте үле гәүдәләр белән тулган, күпме офицер һәм солдат башын салган.

Дошман поездны шартлату ниятен башкарырга ашыкмаган булса, үлүчеләр санының чиге булмас иде. Аларның бәхетенә, диверсант приказны иртәрәк биргән. Поезд станция янында урнаштырылган сугыш кирәк-яраклары төялгән эшелоннарга якынлашып, шартлауларга эләгергә тиеш була. Биредә алар берничә дусларын югалталар. Җимерелгән тимер юл рельсларын төзәтеп, кабат юлга кузгалалар. Билгеләнгән пунктка килеп җиткәч, яшь солдатларны фронтның төрле юнәлешләренә җибәрәләр.

Шаһит бабайны разведкага сайлап алалар. Дошман тылына бару өчен, билгеле булганча, физик һәм мораль яктан нык булган, таныш түгел җирләрдә югалып калмый торган, каты характерлы, тәмәке тартмаучы, сакчыл кешеләр кирәк. Әнә шундыйлар сафына алына безнең бабабыз. 206 нчы укчылар дивизиясендә хәрби хезмәт үтеп, 10 көн эчендә разведка серләрен үзләштергәч, аны басып алу төркеменә билгелиләр. Биредә алар утлар-сулар кичәләр. Аларның разведкада күргәннәре үзе бер тарих. Немец фашисты белән күзгә-күз очрашу, “тел” кулга төшерү җиңелләрдән бирелми. Әмма кушылган бурычларны алар төгәл һәм чиста башкарып чыга.

Беренче сугыш ярасын Шаһит бабай Канево янында ала. Черкасск өлкәсе Золотоноша шәһәрендәге госпитальдә 2 ай дәвамында дәваланганнан соң, ул Сталинград фронты корпусына алына. 6 ай буена кече офицерлар курсы узып, взвод командиры урынбасары – өлкән офицер булып, кабаттан фронтка китә. 1944 елның 22 июне. Сазлыклы урыннарда фашист илбасарларын тар-мар итүләр, җиңүне якынайту өчен җил-давыллы яңгырда, карлы буранда, чыдап булмаслык эсседә, көнне – төнгә ялгап алга барулар берсе дә эзсез узмый, һәр солдатның күңелен, тәнен камчылый, мәңге җуелмаслык булып йөрәкләргә кереп оялый. Дәһшәтле сугыш салган яраларны дәвалау чарасын табуы гына, ай-һай, авыр. Шаһит бабай исә аны мәхәббәттә күрә. Сугыш елларында ук үзенең сөйгән ярын очратып, бәхет һәм өмет-ышаныч бүләк итүчесен гомере буена кадерләп яши. Алар 1944 елда Рязань өлкәсендәге Спасск шәһәрендә таныша. Бирегә Шаһит бабай Ярцево каласында икенче тапкыр яраланып, кыр госпиталенә җибәрелгән була. Зинаида Ивановна белән алар очраклы рәвештә генә очраша һәм озак та үтми өйләнешәләр.

Язмыш шулай кушкандыр, дәваланып, аякка басканнан соң, Шаһит бабай Рязань хәрби училищесына укырга керә. Кече батальонда бер ел белем алганнан соң, яхшы күрсәткечләр белән аерылып торганга күрә ул өлкән батальонга күчерелә һәм лейтенант званиесе алып училищены тәмамлый. Илебездә Җиңү көнен бәйрәм иткән мизгелне үзгә бер хис-кичерешләр белән сөйли бабаем. Мәйданга җыелып, бар халыкның әлеге бөек көнне туганнарча уртаклашуы, җырлап-биеп бәйрәм итүе, чыңлы гармун тавышлары – онытырлыкмы соң! Көттереп килгән, маңгай тире белән яуланган, меңләгән гомерләр өзелү хисабына ирешелгән Җиңү яме һәр йортка, һәр гаиләгә үтеп керә һәм мәңгелеккә берегә. Ачлык-ялангачлык, газаплаулар, югалтулар аша узганга күрә өлкән буын тормышның кадерен, бәрәкәтен тоеп яши шул.

Шаһит бабайның сугыштан соңгы еллары, эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Ул училищедан соң, КГБга хезмәткә күчә. Брянскта 6 ай контроль-пропуск пунктында, аннан соң Брестта чик буе отрядында застава начальнигы урынбасары, соңрак застава начальнигы булып эшли. Вакытыннан алда аңа биредә майор званиесе бирелә. Эшләү дәверендә ике тапкыр “СССР дәүләт чикләрен саклаудагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә. 1969 елда тантаналы рәвештә, зурлап лаеклы ялга озаталар. Ләкин ул кул кушырып утыра торганнардан түгел, шуңа да ул яшьләрдә хәрби рух тәрбияләү максаты белән берничә ел Куйбышевтагы электр-техник институтының хәрби кафедрасында укыта. 1972 елда якыннарының, туганнарының чакыруы буенча һәм үзе дә туган якны өзелеп сагынганга күрә, Әлмәткә кайтып төпләнә. Кызганычка каршы, Шаһит бабайның терәге – тормыш иптәше якты дөньядан киткән. Бүген Шаһит бабай балалары, оныклары бәхетенә сөенеп гомер кичерә.

Җиңү көнен ел саен дулкынланып көтә ул. Тормышындагы исәпсез-хисапсыз шатлыклы мизгелләренең иң зурысы аның өчен – 9 май. Күп еллар элек бөтен дөньяны ярып мина тавышлары яңгыраган булса, бүген, шөкер, илебезнең һәр почмагында бәйрәм котлаулары яңгырый, хөрмәтле ветераннарыбыз адресына рәхмәт сүзләре әйтелә, якты кояш җылы нурларын коя. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?

Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен – рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Татарстан Республикасы
Алабуга шәһәре МБГББУ
9 нчы номерлыаерым фәннәрне
тирәнтен өйрәнү мәктәбенең
7 класс укучысы
Данилова София Сергеевна
җитәкчесе Фатыйхова Флюзә
Әнәс кызы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*