tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут “Ак калфак”лыларына Дилбәр Булатованың “Соң түгел” дип исемләнгән китабын бүләк иттеләр
Сургут “Ак калфак”лыларына Дилбәр Булатованың “Соң түгел” дип исемләнгән китабын бүләк иттеләр

Сургут “Ак калфак”лыларына Дилбәр Булатованың “Соң түгел” дип исемләнгән китабын бүләк иттеләр

Сургут шәһәре “Ак калфаклылары” кул эшләре генә эшләп утырмыйлар, ә бергәләп татарча китаплар укырга да өлгерәләр. Алар тарафыннан татар үзәгендә булган татарча китаплар укылмый калдымы икән әле? Өлкән буын бүгенге яшьләргә караганда бу яктан бик аерыла. Аларның яшь чаклары да интернет, гаджетлар артында түгел, ә китапханәләрдә татар китабы, татар матбугаты укып үткән. Алар бүген дә әниләренең ничек итеп гәҗит-журналлар яздырып алуларын, аларны берәнтекләп һәр санны,һәр санга тегеп барулары турында җыелышкан саен бик сагынып сөйлиләр.

Ә бүген “Ак калфаклылыр” янына милләттәшебез Бүздәк кызы, Сургут хакимиятенең спорт бүлеге буенча белгече, халык буенча эшләү пункты хезмәткәре Гөлия Фәхретдинова кунакка килде. Билгеле инде татар халкы кунакка буш кул белән йөрми, үзе белән чәйгә күчтәнәчен, истәлеккә бүләген алып килә. Гөлия дә менә нәкъ шулай, безнең татар китапханәсенә Дилбәр Булатованың әле күптән түгел генә дөнья күргән “Соң түгел” дип исемләнгән китабын бүләк итте. “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлегенә йөрүче апаларны үзе эшләгән адаптив спорт үзәгенә (Нефтеюганское шоссе 20/1)ч акырды, үз тәкъдимнәрен әйтте. Үзебезнең үзәктә көн саен диярлек яңа танышларны, дусларны күрү безнең өчен зур шатлык. Бергә булыйк!

Гөлчәчәк Фәтхуллова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*