tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / «Суслонгер – бәгырьдә ул…»
«Суслонгер – бәгырьдә ул…»

«Суслонгер – бәгырьдә ул…»

Җиңүнең 70 еллыгы

Без, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатыннан дистәдән артык кешедән торган төркем, ике машина белән Суслонгерга кузгалдык. Тиктомалдан кызык эзләп бару түгел бу. Хәтер йөртә адәм баласын. Кечкенәдән ишетеп үскән хатирәләр тынгы бирми.

…Бабам Габдерәүфнең бертуганы – Кави Баттал улы да сугыш башлангач, өйрәнергә алынган җиреннән башка меңләгән солдатлар белән бергә, фронтка китә алмыйча, Суслонгер урманында ятып калган. «Без илткән бәрәңгеләрне агач башларына менгезеп куеп саклый торган булганнар, үзләренә эләкмәгәндер дә инде», – дип уфтана иде Фатыйма әби. Гомеренең соңгы көненә кадәр иренең башына җиткән мәлгуньнәрне сүкте ул. Без бабайның башына җитүчеләрне фашистлар дип белеп үстек. Сабый бала үз илендә солдатларны шул дәрәҗәдә каһәрләрләр дип каян белсен?!

IMG_7878

Күәмнән җәяүләп иренә ашарга илтүче бер Фатыйма әби генә булмаган. Иске Җогып авылында яшәүче Раушан абый Садыйковны – 40 көнлек сабыйны әнисе Бибизәкия күршеләрендә калдырып, ире Әнәс янына Суслонгерга ике-өч тапкыр. 1941 елда мари урманына киткән Шәрип Әхмәтҗановка, Олы Әтнәдән 125 километр җәяү юл үтеп, хатыны Майтап та җиде тапкыр ашарга илткән. «Әтинең энесе Мөхәммәтҗан да шунда булган. Алып барган ашамлыкларның яртысын офицерларга бирә идек, шунсыз ирләребезгә тапшырмадылар, дип сөйли иде әни», – дип искә ала Мөбәрәкша абый Әхмәтҗанов. Олы Әтнәдә яшәүче Наилә апа Хөсәенова да әнисе Гайшәнең әтисе Әхмәтҗан янына барганнарын яхшы хәтерли. «Ризык алып килсәгез, кесәгә сыя торган итеп пешерегез, саклар өчен җайлы була, алайса алып бетерәләр», – дип әйтә торган булган ул…

Алмаз Борһанов исә ничә еллар күршесе Бибинур әбинең әманәте белән яши: ул ире янына 40 көнлек баласын кайнанасына калдырып, бер төркем хатыннар белән чана өстерәп барган… Күрше малаеның хәрби һөнәр сайлаганын белгәннән бирле, ире Мәгъсүм Сабировның Суслонгерда күпме җәфалар чигүен, мәрхүм булуын сөйләп: «Аларны искә алучы да булмады, ничек җан биргәннәрен бер Ходай белә, каберләре дә юк, дога ишетергә тилмерәләрдер», – дип көрсенә торган булган. Бибинур әби күптән вафат, инде кызы да мәрхүм.

Арча районының Наласа авылында яшәүче, 90 яшен тутырып килүче Газиз бабай Сабиров та оныта алмый Суслонгерны. Шушы җиргә барып хезмәттәшләре рухына бер дога кыласы килә аның. Бабасының хатирәләрен шактый тыңлаган кияве Илнур Яруллин да бу яшьле җирне үз күзе белән күрергә тели… Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатының Суслонгерга барып үлгәннәр истәлегенә чардуган белән мемориал такта кую нияте барлыгын ишеткәч, барыбыз да бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыктык. Рәхмәт әлеге изге эшне тормышка ашырырга матди ярдәм күрсәткән Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улына һәм бу изге эшне башкаручыларга: Фәрит Шаһиев чардуган эшләгән, «Металл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Лилия Гарәфиева металл белән булышкан, Арча егетләре граниттан таш ясап, истәлек язуын язганнар.IMG_7931

Һәм без юлда. Сөйләшер өчен темалар күп булса да, ахыр чиктә сүз барыбер Суслонгер белән тәмамлана… Арчадан Раил хәзрәт белән Василиск атакай да, сугышны якыннан күргән запастагы гвардия подполковнигы Сергей Лимус улы да уйда. Арча-Әтнә журналистлары Ильяс Фәттахов, Ләйлә Хәкимова, Максут Фәйзрахмановларның – барыбызның да күзләре Суслонгер урманына төбәлгән һәм барыбыз да бер хисне кичерә – безне монда көтәләр кебек…

«Төннәрен сискәндергән Суслонгер…»

Суслонгер лагере Бөек Ватан сугышы башлангач – 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр эшли. Тылдан еракта, хәзерге Суслонгердан 10 км урман эчендә урнашкан бу лагерьның вазыйфасы – рус телле булмаган халыкны – татарларны, башкортларны, чуашларны… рус теленә өйрәтү һәм курсантлардан сугышка пулеметчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган мылтыклылар взводы командирлары әзерләү була. Бу өйрәнүләрне ун меңнәрчә солдат үтә. РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы күрсәткечләре буенча, сугыш елларында бу станциядә 31 нче, 46 нчы запас һәм 47 нче өйрәнү укчы дивизияләре, тагын ике – 102, 105 нче гаубица артиллерия бригадалары урнаша. Югалтулар булырга тиеш тә түгел кебек, чөнки монда сугышлар булмаган, немецлар монда килеп бомба ыргытмаган, ә үлүчеләр саны йөзләр белән исәпләнә…

Бөек Ватан сугышының Казан музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов бүгенге көнгә Суслонгер җирендә республика районыннарыннан чакырылган 300 татарстанлының үлеп калуын, аларның исемнәре билгеле булуын әйтә. Әле бу соңгы сан түгел икәнлеге барыбызга да мәгълүм… Суслонгерның архивы булмау, булса да мәгълүматларның яшерен икәнлеге җанны әрнетә. Биредә үлеп калучылар үзләренең ни өчен мәсхәрәләнгәннәрен аңламаганнар. Аларның балалары да 70тә хәзер, оныклар да иллене үтеп бара, ә мәгълүмат юк… Кундыш, Сурок лагерьләре да була, тик аларның берсендә дә Суслонгердагы кебек ачлык, ялангачлык булмый. Солдатлар ачка чыдый алмыйча чүплекләрдә актарына торган булганнар, тик күрсәләр анысы өчен дә җәзалаганнар. Ышана торган да түгел, тик монда эшләүче югары чиндагыларның «шестерка»лары солдатлар азыгын, киемнәрен базарда сатып акча эшләгәннәр. Социаль челтәрдәге күп чыганакларда «СССРның халык комиссары К. Е. Ворошилов килеп, тәртипсезлекләр раслангач, гаеплеләр җәзалана, лагерь эшләүдән туктый», дип языла.

Ә менә Арча районының Наласа авылында гомер итүче, инде 90 яшен тутыручы Газиз абый Сабиров түбәндәгеләрне сөйләде: «1943 елның ноябрендә алты авылдашым белән бергә барып төштек Суслонгерга. Алты ай буе сугышырга өйрәттеләр. Андагы халыкның җәфа чиккәнен, ачка интеккәнен сөйләп бетерә торган түгел: ашарга 12 кешене бергә утырталар иде, өстәлдә калай тәлинкәләр – хәзер андыйлар юк инде. Шул тәлинкә белән шулпа салып бирәләр, ул су гына, аны күтәреп эчәбез, тамакка да йокмый. Иртән дә, кичен дә шул шулпа. Төшке ашка шул шулпага өстәп бер агач аш кашыгы җебетелгән сохари бирәләр. Бөтен ашау шул. Бараклар, землянкалар тезелеп киткән, урын булмаганнар плащ-палаткаларда тора. Ә 1941 елда килгәннәр күл буенда шалаш корып, озын борыннар каһәрләвенә түзеп, агач бүрәнәләр сөйрәп ташып бараклар, землянкалар салалар, 10-12 сәгатькә сузылган эш. Кышын суык үзәккә үтә. Лагерь урман эчендә булса да, утынлыкка агачларны җәһәннәм читеннән ташыталар. Кырылды инде халык, сугыш герман җирендә булмады ул, Суслонгерда булды. Мин үлеп терелдем анда, ачлыктан шешенеп үлә дип, тимер кружкага су салып, каз канаты белән авызны сулаганда айнып киткәнмен – гомер бетмәгән булгандыр. Аннан фронтка чыгып китү зур бәхет саналды: без Наласаның алты егете май аенда киттек Суслонгердан». Төннәрен Суслонгерны өндәге кебек күреп, сискәнеп торып утырган вакытлары күп була аның. «Калтыратып, дерелдәтеп уята, 70 ел узса да онытылмый, бәгырьдә», – ди ветеран.

IMG_7749

Районыбызның Ары авылында яшәүче атказанган мәдәният хезмәткәре Гарәфи ага Әхмәтҗановның хатирәләре дә Газиз абыйныкына аваздаш. «Язмыш җилләре мине дә 1943 елның октябрендә, колхозга бирелгән нәрәт нигезендә, 1927 елгы егетләр белән бергә Мариның Суслонгерына китерде. Шелонгер станциясенә агач ташыдым. Минем белән бергә авылдан Габдуллахан да бар иде. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка – солы, үзебезгә – 500 грамм ипи, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да, үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта тотып бетләрне коябыз. Унга кадәр санаганчы, шырпы тартмасы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием юк. Эшли торгач, Габдуллаханның күлмәге таушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә килде. Бер мари хатынына яшереп кенә утын алып кайтып биреп, күлмәкле булдык. Ул мескен хатынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы тузды. Тагын утын алып кайтып, аяк чолгаулы булдым, ә чабатаны үзем үрә идем. Без монда күргәннәрне эт тә күрмәде. Түзә алмаслык хәлләр иде анда. Бервакыт качып та карадык, куып тотып кире алып кайттылар, каты итеп кыйнадылар. Безнең белән Чепья кызлары да бар иде. Аларны аннан соң хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмичә генә калдык», – дип сөйли Гарәфи абый.

Суслонгерда – Арча истәлеге

Суслонгер буйлап атлыйбыз. Гадәти бистә, татар тормышыннан азрак аерылса да йортлар начар түгел, яңа төзелгәннәре дә бар. Юллар да бездәге кебек. Урам тутырып йөргән кешеләрне очратмадык, берән-сәрән генә. Бар да гади. Әллә чыннан да шулай, әллә безгә генә тоелды – шомлы тынлык. Урам читендә иске кое. «Бәлки моннан солдатлар су алып эчкәннәрдер», – дип әйтеп куя кемдер. Зират янына килеп туктадык. Менә ул Суслонгерда үлеп калучылар хөрмәтенә Мари Иле кешеләре тарафыннан куелган обелиск. Чәчәкләр салынган, чиста. Янәшәсендә куелган тагын бер таш бар. «Анысын узган ел Югары Осланнан китерделәр, соңгы елларда менә шулай һәлак булганнарны искә алып килә башладылар, тик сезнен кебек зурлап килүчеләр булганы юк иде», – дип каршы алды безне Звенигов районының Суслонгер шәһәр җирлеге башлыгы Владимир Кондратьевич Веселов. Обелиск янәшәсенә, хуҗа күрсәткән урынга ир-егетләр чардуган белән гранит ташны урнаштырдылар, веноклар салдылар. Василиск атакай, шәм кабызып укый башлады, аны Раил хәзрәт алыштырды: мари урманында бер-бер артлы укылган догалар кайтаваз булып яңгырады…

«Укыганнарыгыз кабул булып, җаннары тынычлансын инде, без дә тынычланыйк», – дип әйтеп куйды янәшә басып торучы бер абзый. Без килгәнне ишетеп, Суслонгерда яшәүчеләр безнең белән аралашыр, сорашыр өчен килгәннәр. Ул чорны үз күзләре белән күрүчеләр. «Бу зиратка урман эчендәге чокырга күмелгән мәетләр соңрак күчереп җирләнде. 1950 еллардан башлап монда кеше күммибез инде, бу ябык зират, карап кына торабыз. Ә ул чакта, 4 класста укучыларга, өелеп торган мәетләрне зур чокырга ташлап, аны җир белән тигезләргә куштылар. Монда румыннар, немецлар, дип аңлаттылар. Без монда үзебезнекеләр, татарлар, чуашлар, Киров өлкәсеннән килүчеләр булганлыгын соңрак белдек», – дип уңайсызланып туктап калды  үзен «Александр Богатырев» дип таныштырган абзый.

– Шулай язган булгандыр… Татарстанга аз гына ара калган югыйсә, ә алар безнең җирдә ятып калган. Сугыш, берни эшләп тә булмый… Без зиратны карап, үлгәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп торабыз. Җәен килсәгез, блиндаж булган урыннарны күрсәтербез. Тарих аяныч булса да, хәтер безне берләштерсен, оныклар аралашсын… Сугыш башланганда монда 11 сәүдә ноктасы, 4 ашханә, 5 икмәк пешерү заводы булган. Җирләр начар булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәгәннәр. 1941 елда халык 125 сыер, 15 сарык, 135 кәҗә, 11 дунгыз асраганнар. Бүген Суслонгерда 3800 кеше яши. Мочалище белән икесенә 5 мең кеше бар. Тормышлар начар түгел, – ди Владимир Кондратьевич.

Мәрхәмәтле хуҗалар белән саубуллашып, кайту юлына кузгалдык. Туган якка алып кайта торган юллар һәрвакыт кыска тоелып, күңелгә рәхәтлек бирә. Изге гамәл кылып канәгатьлек алсак та, бу юлы җан иңрәве басылмады. Тарих үзендәге кара таплар белән бергә безгә иярде… «Суслонгер»га аркылы сызылган юл күрсәткечен фотога төшерергә чыктым. Иһ, хәтердән дә менә шулай сызып кына ташлап булса икән ул Суслонгерны…

Сүрия МИНГАТИНА
“Халкым минем” газетасы
май, 2015

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*