tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Татарстан көне
Ташкентта Татарстан көне

Ташкентта Татарстан көне

22 сентябрь көнне Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәрендәге “Төркестан” cараенда татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә багышланган Татарстан көне узды. Бу чараны шәһәрнең Татар мәдәният үзәге РФның Үзбәкстандагы илчелеге, Республика интернациональ мәдәният үзәге һәм ТРның ҮРда вәкиллеге булышлыгы белән оештырды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъматулина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты. Алар милләттәшләребезне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котладылар.

“Төркестан” cарае

“Төркестан” cарае

Залга җыелган тамашачыны РФның Үзбәкстанндагы гадәттән тыш тулы вәкаләтле илчесе Тюрденев В.Л., Республика интернациональ мәдәният үзәге директоры Мөхаммадиев Н.М., ТРның ҮРда Шакиров Р.Ә., Татар милли мәдәни үзәге җитәкчесе Нәбиуллин Р. Х., Үзбәкстандагы Аксакаллар шурасы рәисе Р.А. Гыйниятуллин сәламләде.

Тантанада татар оешмаларының актив әгъзаларына дәүләт бүләкләре, мактау кәгазьләре тапшырылды. Үзбәкстандагы Аксакаллар шурасы рәисе Р.А.Гыйниятуллинга Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Р.Н Акалаевка ТР Президентының “Рәхмәт”е, Шамил Хәкимовка Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен ” медале һәм мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән милләттәшләребезгә ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамоталары тапшырылды.

Бәйрәм чарасы котлаулар һәм җыр-моң белән бергә үрелеп барды. Ташкентта яшәт иҗат итүче Татарсстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Р.Баймурзина, Р.Манняпова, Үзбәкстанның атказанган артистлары Д.Миняева һәм М.Хәкимов, Башкортстанның атказанган артисты Ф.Халдарова, “Яшьлек”, “Дуслык”, “Булгар” ансамбльләре чыгышларын, шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Фәридә -Алсу дуэты, Чулпан Әхмәтҗанова җырларын татар тамашачысы алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмде. Тантана татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*