tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Ростов-Донда тәкъдим ителәчәк
Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Ростов-Донда тәкъдим ителәчәк

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Ростов-Донда тәкъдим ителәчәк

Буген Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк Кавказ Федераль округында яшәүче татар иҗтимагый вәкилләре җыелды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев аларны татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырачак. Бу Россия төбәкләрендә уза торган икенче шундый очрашу.

Иртән Васил Шәйхразиевны Ростов-Дон шәһәре аэропортында чәк-чәкләр белән милләттәшләребез каршы алды. Милли Шура рәисенең көн тәртибендә шулай ук татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү планлаштырылган. Моннан ты ул Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары Василий Рудой белән дә очрашачак

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*