tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызлары “Сәйлән”дә
Татар хатын-кызлары “Сәйлән”дә

Татар хатын-кызлары “Сәйлән”дә

Бүген II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары программа кысаларында Казан шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына сәфәр кылдылар. Алар төркемнәргә бүленеп Казанның 10  балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнары белән танышты.

Делегатлар сәфәренең бер ноктасы Казан шәһәре Совет районының 261нче номерлы “Сәйлән” балалар бакчасы булды. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы” булып санала. Мөдире Тәнзилә Сөнгатуллина әйтүенчә, әлеге бакча 2002 елда төзелгән. “Бирегә 360 бала йөри, шуларның 150дән артыгы татар балалары. Бакчада 14 төркем эшли”, – дип сөйләде бакча мөдире.

Хатын-кызларны җыр-бию, татар халкының милли ризыгы чәкчәк белән каршы алдылар, соңрак делегатлар өчен “Сәйлән” буенча экскурсия оештырдылар. Әйтергә кирәк биредә күп кенә балалар бакчалары өчен үрнәк күренеш – “Милли хәзинә” дип исемләнгән музей оештырылган. Биредә балалар бакчасы тарихы белән генә чикләнмичә, халкыбызның милли символы Сөембикә манарасы макеты, татар халык ашлары рәсемнәре, халкыбыз кулланган төрле эш кораллары урын алган. Шулай ук делегатларның күңелләренә “Алтын куллар” остаханәсе һәм татар теле бүлмәсе дә хуш килде.

Инде сәфәрнең төп темасына да кайтыйк. “Халык педагогикасы һәм кыйммәтләре аша балаларда милли үзаң тәрбияләү” дип исемләнгән җыелыш  “Сәйлән” балалар бакчасы коллективы һәм биредәге балалар тырышлыгы белән югары дәрәҗәдә узды. Делегат хатын-кызларга “Исем кушу”, “Аулак өй”, “Сабантуй”, “Кичке уен” кебек гореф-гадәтләрне, йола-бәйрәмнәрне театраль форматта күрсәттеләр. Күпләр өчен таныш булмаган “Идел буе халыклары уеннары” дигән мастер-класс та аерым игътибарга лаек. Биредә балалар бакчасы хезмәткәрләре татар, рус, чуваш һәм башка халыкларның милли уеннары белән таныштырдылар. Милләтара тутулык өчен әлеге форматларның бик уңай булуын искәрттеләр. Очрашуның финал өлеше, әлбәттә чәй табыны артында тәмамланды, ләкин анысы да файдалы булды, чөнки ул “Ачык чырай – такта чәй, яки ни өчен татар чәй ярата” дигән темага лекция белән үрелеп барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*