tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар календаре-2015: ярдәм итеп, алмыйча калмагыз!
Татар календаре-2015: ярдәм итеп, алмыйча калмагыз!

Татар календаре-2015: ярдәм итеп, алмыйча калмагыз!

Мардизайн студиясе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңа 2015 елга “Татар календарен” бастырып чыгару өчен краудфандинг ысулы белән акча җыя. Проект популяр  Бумстартер сәхифәсендә алып барыла.

Татар календаре дөнья күрсен өчен, 43 мең сум күләмендә акча кирәк. Шуның 29 меңе инде җыелган. Акция 10 ноябрьдә тамамлана. Аңа кадәр калган 21 көн эчендә җитәрлек акча табылмаса, булган сумманы спонсорларга кире кайтарырга туры киләчәк.

Календарьне бизәү эшендә Русиянең төрле шәһәрләреннән сәләтле рәссамнар катнаша. Унике ай – унике рәссам – унике кабатланмас сәнгать әсәре. Алар татар дөньясын сынлы сәнгать, графика, күннән каеп эшләү, керәч (керамика) техникаларындагы әсәрләре аша сурәтли.

“Татар календаре-2015” милли темада эшләүче рәссамнар/дизайнерларны берләштерә, заманча татар мәдәниятен популярлаштыра. Алай гына да түгел, шушы проект ярдәмендә оештыручылар борынгыдан татарларда кулланылып килгән ай исемнәрен әйләнешкә кире кайтару максатын да куя. Мисал өчен: гыйнварь ае календардә акмән дип аталачак, март – яңарыш яисә нәүрүз, сентябрь – билек, октябрь – каракөз һ.б.

Календардә шулай ук Русиядә, татарларда һәм мөселманнарда каралган бәйрәм көннәре дә билгеләнәчәк. Моннан тыш, оештыручылар вәгъдә иткәнчә, елнамәне бастырырга 50 мең сумнан да ким булмаган күләмдә матди ярдәм күрсәткән кешенең туган көне дә билгеләп куелырга мөмкин https://boomstarter.ru/projects/design/tatarskiy_kalendar_2015_38623.

Бөтен акча календарьне 100 данә итеп бастыруга тотыла, бу бәягә салымнар һәм башка түләүләр дә кертелгән. 30 календарь аны бизәгән рәссамнарга һәм оештыручыларга тапшырылачак.

Проектка 100 сумнан башлап чикләнмәгән күләмдә сумма белән ярдәм итәргә була. 300 сумнан да ким булмаган кертем белән катнашучыларның һәрберсенә, календарьгә өстәп, Mardesign студиясеннән татар открыткалары җыентыгы бүләк ителәчәк .

Әйтеп узганча, “Татар календаре-2015” – уникаль басма. Һәр бите – аны бизәгән рәссамның иҗат җимеше. Дизайнерлар арасында Татарстан Республикасында мәшһүрлек казанган сәнгать осталары белән беррәттән, студентлар һәм сәнгатьтә юлын башлап кына җибәргән иҗатчылар да бар.

Календарьне бизәүдә танылган сәнгать осталары Булат Гыйльванов, Наилә Кумысникова, Әлфия Җәмилова, Сәгыйдә Сиразиева, Илдус Мортазин катнашты. Басмада шулай ук яшь дизайнерлар – Гузәл Гарипова, Ләйсән Мәрдәншина, Назыйм Исмәгыйлев, Тимур Гыймранов, Любов Шиһабетдинова һәм Алия Сабитова әсәрләрен күрергә була.

Әйтергә кирәк, календарне бизәү эшен алар түләүсез башкара, бу – сәнгать осталарының татар мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлеше булачак.

Календарь бәясен алдан ук түләп куеп, сез аны чыгарырга ярдәм итә аласыз: https://boomstarter.ru/projects/design/tatarskiy_kalendar_2015_38623.

Тәүге тапкыр “Татар календаре” узган 2014 елда дөнья күрде. Беренче басманы Мәскәү, Казан, Уфа, Бөек Британия, Новосибирск, Санкт-Петербургтан креатив татар яшьләре – иллюстраторлар, дизайнер, архитекторлар, шулай ук классик сынлы сәнгатьтә иҗат итүче рәссамнар бизәде.

Татар календаре табыш китерсен өчен эшләнми. 2014 ел календарен сатудан кергән бөтен акча милли сәнгатьне үстерүгә, яшь татар дизайнерларының башка проектларына ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк, грантлар рәвешендә бүлеп биреләчәк.

“Татар календаре”нә түбәндәге сәхифәдә ярдәм итеп була: https://boomstarter.ru/projects/design/tatarskiy_kalendar_2015_38623. Проектка көчегездән килгәнчә ярдәм итәсегез килә икән, моның өчен 100 сум булуы да җитә.

Казахстан, Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Омск, Төмән һәм башка шәһәрләрдәге татар яшьләре проектка кушылды инде.

Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*