tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2018”: Гүзәл Габдрахманова, Татарстан
“Татар кызы – 2018”: Гүзәл Габдрахманова, Татарстан

“Татар кызы – 2018”: Гүзәл Габдрахманова, Татарстан

16 ноябрь көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Татар кызы-2018” Халыкара бәйгесенең финалы үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы конкурсантлар белән таныштыра башлый. Чибәр, акыллы, татар халкының йөзе булган 14 кыз кемнәр алар?

2018 елда “Татар кызы” исеме өчен көч сынашачак беренче кызыбыз: Гүзәл Габдрахманова. Ул халыкара дәрәҗәдә үтәчәк бәйгедә Татарстан Республикасы данын яклый.

Гүзәл Габдрахманова, хисапчы
(Балтач, Татарстан)

Мин Татарстан Республикасы Балтач районында гади татар гаиләсендә тудым. Әнием балалар бакчасында тәрбияче, әтием укытучы булып эшли. Абыем әтиебез юлыннан китеп, бүгенге көндә физик культура укытучысы һөнәрен үзләштерде. Үзем, Казан дәүләт аграр университетны бетереп, Казанда бухгалтер булып эшлим.

“Татар кызы” бәйгесе белән мин күптән таныш, хәтта узган елны Уфа шәһәрендә бәйгедә катнашу өчен гариза да биргән идем. Сайлап алу турын уздым, әмма ерак булганлыктан, бәйгегә бармадым. Язмыштан узмыш юк икән, быел мин бәйгенең төбәкара өлешендә җиңеп чыгып халыкара дәрәҗәдәге финал өлешенә чыктым.

Бәйгедә катнашу теләгемне әти-әнием тыныч кабул итте. Татарстан данын яклау бурычы торганлыктан, бик дулкынланам. Әти-әниемнең йөзенә дә кызыллык китерәсем килми. Мондый карар кабул итүем өчен үз-үземне битәрләгән вакытлар да булды. Бәйгенең жюри әгъзаларыннан дөреслек һәм объектив карар көтәм. Финал өлешендә катнашучы һәр кызга уңышлар телим.

Милли сәнгать өлкәсендә актив катнашам: спектакльләрдә уйныйм, үзебезнең район яшьләр оешмаларында очрашуларда катнашам. Шулай да җиңүләрем күбрәк спорт өлкәсендә.

Аерып кына әйтерлек хоббием юк. Барысы да кәефкә карап эшләнә. Район театр түгәрәгенә йөрим, эшемне бик яратам, аны да хобби дияр идем. Кул эшләрен яратып эшлим, ял көннәрендә әнием белән милли ризыклар пешерәбез, бу инде гаилә гадәтенә әйләнде. Тагын бер яраткан шөгылем – спорт. Спортка мәхәббәтне әтием тәрбияләде. Бу өлкәдә күп кенә уңышларым бар. Быел Курск шәһәрендә үткән бөтенроссия авыл уеннарында катнашып, җиңел атлетика буенча беренче урынны яуладым. Трактор йөртү буенча икенче урынга лаек булдым.

Минем җиңүләр: берничә ел элек Архангельск шәһәрендә Урман гүзәле бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны яуладым. Студент вакытларымда Казан дәүләт аграр университет гүзәле бәйгесендә Иң сөйкемле кыз номинациясендә җиңдем. Мәскәүдә баскетбол буенча ярышларда университет исеменнән чыгыш ясадым, шулай ук баскетбол буенча ТР Чемпионы исемем б

Хыялларым: Һәр хатын-кыз гаилә кору турында хыяллана, мин дә шундый: кайчандыр яраткан хатын һәм әни буласым килә. Шулай ук эштә яңа үрләр яуларга телим.

Тик шулай да планнарны бик алдан корырга ярамый, бүгенге көнең һәм тормышыңның ләззәтен тоеп яши белергә кирәк. Бүгенгене иртәгә калдырырга ярамый, дип саныйм.

Тормыш девизым: Иң зур җиңү – үз-үзеңне җиңү ул, дигән Цицерон.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*