tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2018” турында “Манзара” тапшыруында
“Татар кызы-2018” турында “Манзара” тапшыруында

“Татар кызы-2018” турында “Манзара” тапшыруында

“Татар кызы-2018” бәйгесенең 14 финалисты төп тамашада чыгыш ясау өчен махсус тектерелә торган күлмәкләрен киеп карады. Танылган дизайнер Луиза Скипина алар өчен яңа милли форматта искиткеч күлмәкләр әзерли.

Шулай ук бик җылы һәм матур очрашу Эльмира Кәлимуллина белән узды, Эльмира кызларга үз киңәшләрен бирде, серләре белән уртаклашты.

Бүген  Татар кызы-2018″ финалисткалары Адилә Зәбирова (Мәскәү) һәм  Диләрә Гыйльметдинова (Ижау) “Манзара” тапшыруында төште. Алар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты. Ә быелгы конкурсның кураторы Алия Закирова оештыру моментлары турында сөйләде. Тапшыруны иртәгә сәг. 06:00да карый аласыз.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*