tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” халыкара бәйгесе ярымфиналистлары сынала
“Татар кызы” халыкара бәйгесе ярымфиналистлары сынала

“Татар кызы” халыкара бәйгесе ярымфиналистлары сынала

Татарстан финалы тәмамлану белән, халыкара бәйгенең ярымфиналы башланып китте.

Казанга 6 ил (Швеция, Кыргызстан, Үзбәкстан, Украина, Әзербайҗан, Казахстан) һәм Россиянең 20 төбәгеннән 28 татар кызы килде.

Җомга көнне интеллектуаль, токмач кисү бәйгеләре һәм изү чигү остаханәсе узды. Программаны Казан Кирмәне һәйкәлләре буенча мәдәни экскурсия тәмамлады.

Кичә исә ярымфиналчылар Казан артында – Арчада – кунакта булдылар. Кызлар Яңа Кырлай һәм Кушлавыч Габдулла Тукай музейларында, Казан арты музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Арча муниципаль районы администрациясенә олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Бүген ярымфиналның өченче – соңгы көне узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*