tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада – 2017
Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада – 2017

Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада – 2017

Өченче тапкыр инде Казанда булу минем өчен мавыктыргыч булды. Юл буе конкурска әзерләнеп бару, вакытны сизелмичә үткәреп җибәрсә, Казанда Универсиада авылында тыгыз программа буенча яшәү дә әлеге сәяхәтебезнең сизелмичә үтүенә сәбәп иде. Беренче көнне ачылу тантанасында җырлап-биеп утырсак, икенче көнне теоретик турда бар белемнәребезне туплап, бирелгән биремнәрне язарга тырыштык. Әлбәттә, күп сораулар минем өчен җавап бирерлек түгел иде. Менә шунда инде әзерлекне ел буе, гомер буе алып барырга кирәклеген аңладым.

Төшке аштан соң Арча шәһәренә бару, Кырлайдагы Г. Тукай музее белән танышудан күп мәгълүмат тупладым. Шулай итеп, өченче көнне иҗади турда мин алдан ук әзерләп килгән презентация буенча, Ярославль турында сөйләдем, татарча бию башкардым. «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашып, татар халкының тарихы, танылган шәхесләрен белгәннәр Тәбрис Яруллин кулыннан әлеге чараның логотибы булган футболкаларга ия булдылар. Кичен Г. Камал исемендәге драма театрында безне заманча куелган спектакль көткән икән. Әйе, без ул спектакльне «акыллы» дип атадык. Чыннан да, «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле тирән тарихка бай, төрле илләргә таралган татарларның тормышын чагылдырган әсәр.

Арып-талып йокыга талган төннәребез, көннәребез ахырына якынлашты. «Баскет-холл»да ябылу тантасында 3500ләп килгән кешегә күрсәтелгән искиткеч тамашаның зур әзерлек нигезендә шулай уңышлы килеп чыгуы сокландыргыч иде.

Ниһаять, мин Ярославльгә кайтып җиттем. Ләкин күңелдә Казанга янәдән бару теләге тагын да ныгыды. Әлеге чарада катнашу минем өчен киләсе олимпиадага әзерләнүгә зур этәргеч булды. Ярославль шәһәре татарлар оешмасы «Нур» җитәкчесе Хазипов Ясави Тагир улына, мине әзерләгән укытучы Габидуллина Ландыш Фәрит кызына, әлеге олимпиаданы үткәргән һәм аңа чакырган Татарстан республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгына рәхмәтләремне җиткерәм.

Филимонова Ольга,
Ярославль шәһәре,
Якшәмбе мәктәбе укучысы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*