tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре өчен яңа аралашу мәйданы булдырылды
Татар яшьләре өчен яңа аралашу мәйданы булдырылды

Татар яшьләре өчен яңа аралашу мәйданы булдырылды

Күптән түгел Казанда татар яшьләре өчен яңа аралашу мәйданчыгы – ҖМГТ оешмасы булдырылды. Тукай чорындагы Шәрыкъ клубының идеясеннән илһам алып, бер төркем яшь егет-кызлар берләшеп, үз тирәсендә яшьтәшләрен тупларга булган.

ҖМГТ оешмасын оештыручыларның берсе Гөлназ Гыймадиева сүзләренчә, аларның максаты, яшьләргә идея форматындагы проектларын тормышка ашырырдай урын тәэмин итү. “Хәзерге заманда кешеләр арасындагы аралашу әзәя бара, замана технологиясе хөкем иткән вакытта, кешелеккә иң кирәк сыйфат – аралашу үз кыйммәтен югалта. Безнең очрашу яшьләргә рухи яктан үсү мөмкинлеген бирә”, ди ул.

ҖМГТ оешмасының 17 нче гыйнвар көнне беренче очрашуы үтте. Халыклар дуслыгы йортында уздырылган чараның кунагы Г.Камал театры артисты Алмаз Сабиржанов булды.  Очрашуга килгән яшьләр төрле күнекмәләр эшләгән, җырлаган, сценкалар куйган, үз-үзләрен төрле яктан сынаган.

Иртәгә оешманың икенче очрашуы көтелә. Аларда кунакта беренче Татар Инста блогеры Татар малай булачак! Чарага ораторлык осталыгына төшенергә теләгән, иң популяр блогер булу хыялы белән янып яшәгән, татар дөньясы яңалыклары белән танышырга теләгән егет-кызларны чакыралар. Очрашу шулай ук Татарста
Халыклар дуслыгы йортында узачак.

ҖМГТ оешмасы алга таба да атнага бер тапкыр кызыклы татар шәхесләре белән очрашулар планлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*