tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәрендә
Татарстан делегациясе Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәрендә

Татарстан делегациясе Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәрендә

Бүген, 24 ноябрь көнне, Милли Шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация эшлекле сәфәр белән Томск өлкәсенә килде. Шәһәр администрациясе бинасында татарстанлыларны Стрежевой шәһәре мэры Валерий Харахорин каршы алды. Килгән кунакларга шәһәр мэры 2017 елда уздырылган беренче Сабантуй бәйрәме, яңа төзелеп беткән мәчет турында сөйләде. Үз чиратында Васил Шәйхразиев Валерий Харахоринга рухи мирасны саклауда керткән өлеше һәм  «Әл-Хаят» мәчете төзелешендә актив катнашканы өчен Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатын тапшырды. Очрашуда шулай ук Томск өлкәсе губернаторының эчке сәясәт эшләре буенча урынбасары Сергей Ильиных та катнашты.

фото авторы: Альберт Вахитов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*