tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан киносы чикләрне атлап чыга
Татарстан киносы чикләрне атлап чыга

Татарстан киносы чикләрне атлап чыга

25-30 апрельдә Казанда “Татарстан киносы атналыгы” уза. “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, атналыкның программасына Илдар Ягафаров, Салават Юзеев, Алексей Барыкин, Фәрит Дәүләтшин кебек танылган Татарстан режиссерлары һәм яшь авторлар – Юлия Захарова, Рөстәм Рәшитов, Илшат Рәхимбай, Байбулат Батуллин, Айдар Габдрахмановның фильмнары кергән.

Тамашачыга кыска метражлы комедияләр, классик әдәби әсәрләр буенча төшерелгән тулы метражлы драмалар, әһәмиятле вакыйгалар турында документаль фильмнар тәкъдим ителде, сеанслардан соң фильмнарның иҗат төркемнәре белән очрашулар узды.

“Татаркино” дәүләт учреждениесе кино әһелләре казанышларын күрсәтүне генә максат итеп куймый: “Татарстан киносы атналыгы” – республика кинематографын Татарстанда да, аннан читтә дә таныту буенча зур хәрәкәтнең башы.

Бер атна дәвамында тамашачы Татарстан киносының соңгы 15 елдагы үсешен күзәтте. “Мир” кинотеатрында танылган режиссерларның элекке эшлэре һәм яшь авторларның эшләре күрсәтелде. Аларның күбесе ил һәм халыкара дәрәҗәдә танылу алган.

«Бу фильмнарны зур экранда карау – үзе бер рәхәт! – ди “Татаркино”  дәүләт оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова. – Күп кенә тамашачылар безнең киноны карап сөенде. Өстәвенә, без Татарстанның яшь кинематографистларына үз фильмнарын киң аудиториягә күрсәтергә мөмкинлек бирдек. Ә иң мөһиме – тамашачылар фильмнар өстендә эшләгән шәхесләр белән танышты, бер-берсен тапты”.

“Татарстан киносы атналыгы” кысаларында Туфан Миңнуллинның әсәре буенча төшерелгән “Мулла” фильмының (режиссерлары – Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров) көтеп алынган премьерасы булды. Чара “Мир” кинотеатры залын тутырып, тамашачыларны таң калдырды. Фильмны заманча Татарстан киносының башлангычы дип атадылар.

30 апрельдә “Татарстан киносы атналыгы”ның соңгы көне. Бу көннең 17 сәгатеннән башлап Байбулат Батуллин, Айдар Габдрахманов фильмнары, Рөсҗәм Рәшитов реңиссерлык иткән “Тапшырылмаган хатлар” фильмы күрсәтелә. Шул ук атналык программасы республика шәһәрләрендә, районнарында, Россия регионнарында һәм төрки илләрдә тәкъдим ителә. “Татаркино” оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Шиһабетдинова хәбәр иткәнчә, 23-25 майда безнең киноны Кыргызстанда күрәчәкләр, соңрак мондый кино атналыклары Үзбәкстанда, Казахстанда һәм Төркиядә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*