tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан тарихы: Казанда Муса Җәлилгә һәйкәлне кем куйдырган?
Татарстан тарихы: Казанда Муса Җәлилгә һәйкәлне кем куйдырган?

Татарстан тарихы: Казанда Муса Җәлилгә һәйкәлне кем куйдырган?

Моннан 60 ел элек, 1959 елның 8 маенда КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы “Казан шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл кую турында” карарын имзалый. “Татар-информ” сезне әлеге карар белән таныштыра. Бу материал Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган уртак проектыбыз кысаларында әзерләнде.

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары аның шигырьләре туган иленә кайткач кына билгеле була. Һәйкәл кую тарихы да герой шагыйрьнең төрмәдә иҗат ителгән һәм бормалы-сырмалы юллар белән илебезгә кайтып җиткән шигырьләргә барып тоташа. Архивта сакланган материаллар белән “Татар-информ” укучыларын Татарстан Дәүләт архивының бастырып чыгару секторы мөдире Ольга Федотова таныштыра.

Аеруча куркыныч җинаятьчегә – шигырьләре өчен

“1959 ел, 8 май” датасы белән КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы “Казан шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл кую турында” уртак карарны имзалый. Муса Җәлилнең тәрҗемәи хәле, шул исәптән сугышта катнашуы һәм әсирлеккә эләгүе яхшы билгеле. Әсирлектә шагыйрь яшерен оешмада катнаша һәм шул сәбәпле 1944 елда җәзалап үтерелә. 1946 елда шул чорның Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгында Муса Җәлилгә каршы җинаять эше кузгатыла. Муса Җәлил ул елларда аеруча куркыныч җинаятьчеләр исемлегенә дә кертелә. Һәм шул ук 1946 елда Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат ителгән шигырьләре туган иленә кайтып җитә. Бөек шагыйрьгә һәйкәл кую тарихы шуннан башлана.

Франциядән Татарстан Язучылар берлегенә – 3 кешелек рейс

Беренче дәфтәрне җәлилчеләр утырган Тегель төрмәсеннән 1944 елның февралендә Габбас Шәрипов исемле кеше алып чыга һәм Франциядә Ле-Пюи лагеренда Нигъмәт Терегулов исемле кешегә тапшыра. Габбас Шәрипов Муса Җәлилнең яшерен оешмасында катнаша һәм шуның өчен фашистлар аны төрмәгә яба. Моабит төрмәсенең элекке әсире Нигъмәт Терегулов дәфтәрне каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизаны Мария Дубизага сакларга бирә. Шигырьләр Мария әнисенең өендә бер ел саклана. Сугыш беткәч, Нигъмәт Терегулов туган ягына кайта. Ул дәфтәрне почта аша җибәрергә җөрьәт итми, Татарстан Язучылар берлегенә үзе алып барып тапшыра. Моннан тыш, Нигъмәт Терегуловның дәфтәрдәге бөтен текстны ике тапкыр әйбәтләп күчереп чыгуы да мәгълүм.

Бөек Җәлилдән васыять

Беренче дәфтәр 9,5 х 7,5 см зурлыкта була, карандаш белән гарәп алфавитында языла. Дәфтәрнең соңгы битендә бөек Җәлилдән васыять: “Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска. Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, 40 үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул. Муса Җәлил. 1943. Декабрь”.

Язмыш: Бельгиядән танылган язучы Константин Симонов кулларына

Икенче дәфтәр 10,7 х 7,5 см зурлыкта була, каләм белән латин шрифтында языла. Аны Муса Җәлил Моабит төрмәсендә бергә утырган Бельгия патриоты Андре Тиммерманска үзен судка җибәрергә ярты ай вакыт калгач гына тапшыра. Бу мәгълүматны язучы Константин Симоновның “Бер камерада” исемле мәкаләсеннән табарга була. Андре Тиммерманс дәфтәрне тоткынлыктан алып чыга һәм биш елга каторгага хөкем ителгәннән соң үз әйберләре белән бергә әнисенә җибәрә. Сугыш беткәнче бельгияленең әнисе дәфтәрне улы әманәте итеп саклый. Андре Тиммерманс әйләнеп кайта һәм Муса Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен 1947 елда Бельгиядәге Совет илчесенә тапшыра.

Симонов ярдәме белән – һәйкәл!

Язмыш ихтыяры белән әлеге шигырьләр язучы Константин Симоновка килеп эләгә. Аның ярдәме белән Муса Җәлил барлык ялган шикләнүләрдән азат ителә. Шул ук вакытта Муса Җәлилнең батырлыгы, аның шигырьләре хакында билгеле була. 1950 елларның башында шагыйрьнең шигырьләре басыла башлый. Муса Җәлил шагыйрь буларак кына түгел, сугыш каһарманы буларак та таныла. Шушы хәлләрдән соң герой шагыйрьгә аның туган ягында һәйкәл куярга уйлыйлар. 1956 елда Муса Җәлилгә “Советлар Союзы герое” дигән мактаулы исем бирелә, 1957 елда шагыйрь шигырьләре өчен Ленин премиясен ала, ә инде 1959 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының “Казан шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл кую турында” уртак карары кабул ителә.

Һәйкәл турында

Һәйкәл шактый озак корыла, бары тик 1966 елда гына шагыйрьнең 60 яшьлек юбилеена ачыла. Һәйкәлнең авторлары – Советлар Союзында билгеле булган скульптор Владимир Цигаль (аның эшләре арасында Мәскәү шәһәрендә куелган данлыклы һәйкәлләр – шагыйрь Сергей Есенинга, генерал Дмитрий Карбышевка, күзәтче Рихард Зоргега; Новороссийскида Бөек Ватан сугышына багышланган мемориал) һәм архитектор Лев Голубовский (архитектор Бөек Ватан сугышында катнаша, Советлар Союзының күпчелек шәһәрләрендә аның проектлары буенча эшләнгән һәйкәлләр урын ала, архитектор Поклонная тавындагы Җиңү Паркының авторларының берсе булган).

Ходайның иң яраткан кошлары арасында – Җәлил

Казанның иң танылган символларының берсе 1966 елда шагыйрьнең 60 яшьлек юбилеена Казан Кирмәненең Спас манарасы һәм Татарстанның Милли музее янында – Беренче Май мәйданында куела. Һәйкәл 1970 елларда Россия Федерациясенең аеруча саклаулы һәйкәлләре реестрына кертелә. Бөек татар шагыйренең олпат гәүдәсен чәнечкеле тимерчыбыкның богаулары да тыя алмый, Муса Җәлилнең башы югары тора!

Һәйкәл 3 төп өлештән тора: мәйдан (стилобат), скульптура һәм гранит дивар. Скульптура аслыктан 8 метрга өскә күтәртелгән. Көнбатыш яктан һәйкәлгә киң гранит баскыч илтә. Композиция үзәгендә мәйданның кечерәйтелгән күчермәсе булган чәчәклек утыртылган. Ян-якта ялтыратылган (полировкаланган) граниттан эскәмияләр куелган. Монументның трапеция формасында эшләнгән гранит мәйданчыгы җир өслегеннән күтәртелгән. Скульптура артында мәйданчыкта гранит блоклардан дивар күтәртелгән. Анда стильләштерелгән карлыгачлар сурәте һәм Җәлил шигырьләреннән русча һәм татарча өзекләр бирелгән. Халык сүзе буенча, карлыгач – Ходайның иң яраткан кошы. Карлыгач оясын туздыру зур гөнаһ булып санала.

Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Салават Камалетдинов
intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*