tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк

Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта IV төрки яшьләр фестивале делегатларына Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы аша милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион сум бүлеп биреләчәк. Кемдер 500 мең, кемдер 600 мең алачак. Оешмалар грант оту өчен, гариза җибәрергә тиеш була. Шулай ук төбәкләр дә чаралар оештыру өчен, акча бүлеп бирәчәк. Әйтергә кирәк, барлык төбәкләр дә актив түгел, әмма без аларны грант язарга өйрәтәбез”, – диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов.

18-24 февраль көннәрендә Казанда дүртенче тапкыр Төрки яшьләр фестивале уза. Әлеге фестивальдә яшьләр кино сәнгате белән таныша. Фестивальне Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*