tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы булды
Тинчурин театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы булды

Тинчурин театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы булды

21 июньдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Алай түгелболай ул” спектакленең премьерасы булды.  Бу турыда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Спектакльнең жанры комедия-скетч дип билгеләнгән. Режиссеры һәм сценография авторы – Рәшид Заһидуллин. Хормейстеры – Алия Хәмзина. Оркестр җитәкчесе – Евгения Глухова. Хореографы – Раушан Шәехов. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Лилия  Камалиева, Зөлфәт Закиров катнаша.

Премьера аншлаг белән үткән. Әлеге спектакльне тамашачылар шулай ук 29 июньдә карый ала. Бу көнне Тинчурин театры 84нче театраль сезонны ябачак.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” әсәре моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Комедия “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – мәңгелек гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.

Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының  бурычы икәнлеген искәртә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*