tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольятти Сабан туе шәһәргә 281 ел тулуга багышлана
Тольятти Сабан туе шәһәргә 281 ел тулуга багышлана

Тольятти Сабан туе шәһәргә 281 ел тулуга багышлана

2018 елның 28 июлендә Тольятти шәһәренең Автозаводск районы Прибрежный паркында “Сабантуй-2018”  үтәчәк. Бәйрәм Тольятти шәһәренең 281-еллыгына багышлана.

Мәйданда көрәш, спорт ярышлары, ат чабышлары, балалар һәм өлкәннәр өчен бәйгеләр үтәчәк. Сәүдә нокталары эшләячәк, милли ризыклардан авыз итеп булчак, сувенирлар тәкъдим теләчәк, дип хәбәр итә бәйрәмне оештыручылар. Сабан туен шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе үткәрә.

Концерт мәйданында Татарстанның Балык Бистәсе районыннан һәм Тольяттиның сәнгать әһелләре катнашачак. Бәйрәмнең төп кунагы-Татарстан Республикасының автор башкаручысы Фирдүс Тямаев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*