tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл галимәләре Кырымнан кайттылар
Тубыл галимәләре Кырымнан кайттылар

Тубыл галимәләре Кырымнан кайттылар

Күптән түгел Кырым федераль университетында профессор Айдер Меметовның 75 яшенә багышланган “Тюркология: кичә, бүген, иртәгә” III нче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Төмән өлкәсеннән милләттәшләребез – Тубыл педагогия институтының социаль-педагогия факультеты деканы, филология фәннәре докторы, доцент Гүзәл Фәйзуллина һәм аның студентлары Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова катнаштылар. Бу турыда безгә Гүзәл Җәгъфәр кызы хәбәр итте.

Сөенечле кичерешләре белән ихлас бүлешеп яшь галимәбез: “Гадәттәгечә, сүземне рәхмәт сүзләреннән башлыйм, чөнки студентларым белән мондый ерак сәфәргә чыгып китәргә матди яктан һич тә мөмкинлек булмас иде, әгәр хезмәтебезне күрүче, югары бәя бирүче, эшләргә мөмкинлекләр булдырып һәр яктан булышып торучы җитәкчеләребез булмаса.

Зур рәхмәт институт директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Сергей Павлович Шиловка, шулай ук делегатларны югары дәрәҗәдә кабул итүче Кырым университеты галимнәре һәм укытучыларына. Әлеге конференция университет профессоры Айдер Меметовның туган көненә багышлану сәбәпле, пленар утырышында Кырым федераль университетының филология фәннәре кандидаты, доцент Эдия Меметова юбилярның фәнгә багышланган тормыш юлы белән таныштырды. Айдер Меметович үзе дә фәнни яктан бик кызыклы тема буенча чыгыш ясады.

Аннары сүзне миңа бирделәр. Мин чын күңелдән юбилярны котлаганнан соң, делегатларны Тубыл институтында барган проект эшләре белән таныштырдым. Фәнни яктан нигезле докладлары белән Казан, Астана, Симферополь шәһәрләреннән килгән коллегаларым һәм студентларым Гөлнур Зиннәтуллина белән Сәрия Кәбирова да чыгыш ясадылар. Шунысы бик мөһим – конференция барышында студентларымның чыгышларына югары бәя биреп мактадылар, эшләрен дәвам итәргә киңәш иттеләр. Конференциядән соң университет буенча экскурсия ясадык, аннары еш очрый торган китаплар бүлегендә булдык”, – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

yanarish72.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*