tatruen
Баш бит / Слайдер / “Туксанынчы елларда милләтне театр саклап калган”: театр җитәкчеләренең милли үсеш стратегиясенә тәкъдимнәре һәм Театр елына баглаган өметләре
“Туксанынчы елларда милләтне театр саклап калган”: театр җитәкчеләренең милли үсеш стратегиясенә тәкъдимнәре һәм Театр елына баглаган өметләре

“Туксанынчы елларда милләтне театр саклап калган”: театр җитәкчеләренең милли үсеш стратегиясенә тәкъдимнәре һәм Театр елына баглаган өметләре

Татар театры милләтне саклау өлкәсендә бердәнбер форпост булып калса, милли мәгарифне торгыза алмасак, театрларга ярдәмгә әдәбият та килмәсә, милләтнең хәле аяныч булачак. Театр бер ялгызы милләтне саклау вазыйфасын башкарып чыга алмаячак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының түгәрәк өстәл форматында уздырылган яңа проектында катнашучылар – республиканың татар театрлары җитәкчеләре – шушы фикерне җиткерде.

Татар халкының үсеш стратегиясендә театрлар беренче пунктларда булырга тиеш

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Стратегияне халык үз тарихында үзе эшләгән инде аны. Мин туксанынчы елларда татар гимназиясендә укыттым. Ул татар халкының чын ренессансы иде. Безнең зур күтәрелеш булып алды. Аннары без чигенеш чоры кичердек. Хәзер татар халкы үсеше стратегиясе ихтыяҗы актуальләште – димәк, татар халкы борылыш алдында тора дип уйлыйм.

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев: Татар театрларында спектакльләр эчке халәтебезгә акцент ясарга тиеш дип саныйм. Бу да стратегия. Боларны төшереп калдырсак, киләчәктә бару юлында күп әйберләрне югалтачакбыз. Милли театрларга режиссерлар әзерләү дә стратегиябездә булырга тиеш. Киләчәк өчен милли режиссерлар кайда һәм ничек әзерләнә?

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Татар халкының үсеш стратегиясе нигезенә нәрсәне ала алабыз? “Без бөек милләт, тырыш милләт, без тыйнак милләт” дибез. Без стратегияне шулар белән төзикме икән, дигән уйлар килә. Әйе, татар тырыш булган, байлык җыйган… Сүз дә юк, муллыкта яшәргә тиеш. Ләкин йөрәгем дә әрни. Безнең Әлмәттә өчәр катлы коттеджлар, биек коймалы йортлар бар һәм аның эчендә ябылып яшәгән безнең милләт вәкилләре!.. Алар гомергә дә театрга аяк басмый. Алар китап укымый. Алар гомерләре буе тырышу юлында. Алар үлгәнче тырышалар…
Без ул стратегияне матур итеп эшләп куярбыз, аны эшли торган махсус кешеләр дә бар. Ләкин ул стратегия язылгач та өстәл тартмасына кереп ятмасмы?
Без үткән ел Казахстанда гастрольләрдә йөргәндә бөтен җирләргә баннерлар белән язып куелган “Рухи жаңгырау” сүзләрен очраттык. Бу – казахларның милли стратегиясе.

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова: Туксанынчы елларда милләтне театр саклап калган. Хәзер мәктәпләрдә татар теле дәресләрнең кыскартылуы безнең аудиториябезне кыскарта. Без алга таба эш юнәлешебез турында уйларга тиеш. Әмма татар театры татарча уйнарга тиеш һәм аның сыйфаты булырга тиеш. Болар барысы да стратегиягә кагыла.

Камал театры директоры Илфир Якупов: Тамашачының зәвыген күтәрү мәсьәләсе дә татар халкының үсеш стратегиясенә салынырга тиеш. Камал театры шушы көннәрдә Мәскәүдә гастрольләрдә булды, җитди спектакльләр авыррак бара. Тамашачының зәвыге төште. Бу да милли стратегия. Без спектакльләребез белән тамашачының зәвыген күтәрергә тиешбез. Алар өч елдан уйлаячакны спектакльләребез аша бүген салып калдырырга тиешбез.

 

Буа театры директоры Раил Садриев: Зәвык, дибез. Комедия сорыйлар, дибез. Алар бит “нулевойлар” башында тәрбияләнгән тамашачы.
Татарның стратегиясен дәүләт тарафыннан кискен рәвештә үзгәртмәсәк, гимназияләрне торгызмасак – без беттек.
Безнең тамашачы да, спектакльләр дә рус телле булачак. Милли мәгариф булмаса, татар теленең статусы шулай дәвам итсә, театрлар соңгы форпост булып калачак, бүген татар стратегиясе Казахстандагы кебек рухи яңгырау алмаса, мәктәпләрне барламасак, татар теленең статусын күтәрмәсәк, без урысча уйнарга мәҗбүр булабыз. Бер ун-унбиш елдан… Бу бик аяныч әйбер…

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев: Унбиш түгел. Тотындык бит инде.
Буа театры директоры Раил Садриев: Татарча фикерли торган балалар үсми.
Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова: Теле татар булып та, әсәр татарныкы булмаска мөмкин. Моңа кодлар-символлар да керә.

Театр елы. Нәрсә көтәбез?

Камал театры директоры Илфир Якупов: Россиядә театр елы игълан ителү күркәм хәл. Әмма ул чынлыкта театрлар өчен түгелдер. Безнең ел саен һәм ел дәвамында театр елы. Бу театр сәнгатенә җәмәгатьчелекне, театрны онытып баручыларны театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан билгеләнгәндер. Ә безнең өчен ул премьералар һәм административ эш. Теге елны Татар елы түгел иде дип премьералар чыкмыйча тормады, гастрольләр дә гөрләп барды, фестивальләргә дә йөрдек. Үзебез булдыра алганча халыкны да җәлеп итергә тырышабыз. Шулай да Театр елы игълан ителү шатландыра. Ул ниндидер мөмкинлекләр дә бирәчәк. Тик тукталып калырга гына кирәкми. Быел акчаны сиңа, киләсе алга башкага бирәм дию дә дөрес түгел. Башка елларда да онытмыйлар, Аллага шөкер!

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова: Театр елы ул ниндидер өстәмә финанслар гына түгел, ә театрлар алдында җаваплылык. Мин инде эшнең күп булачагын тоям…

Камал театры директоры Илфир Якупов: Син яшь директор булганга гына шулай тоясың. Ул эш ел саен күп.
Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова: Шулайдыр. Без өмет тулы күзләр белән карап торабыз инде. Театр программасында бабалар һәм үсмерләр театрына аерым игътибар бар. Рус ТЮЗы әнә федераль грант көтә. Без бер яктан шатлансак, икенче яктан зур кайгыда. Чөнки Островский урамындагы складларда безнең декорацияләр саклана иде. Хәзер безгә “Складларны бушатыгыз”, дигән рәсми хат килде. Без аларны кая куярга дип уйлыйбыз. Киләчәктә театр бу максатларда Офицерлар йорты китапханәсе булган бинаны файдаланырга өметләнә. Әлегә бина Татарстан карамагына күчсә дә, театрга бирелмәгән. Президент Рөстәм Миңнеханов театр бинасын ачканда подвалны эшләргә кирәклеге турында да әйткән булган. Ләкин аның өчен финанслар кирәк. Хәзерге вакытта декорацияләрне вакытлыча куеп торырга урын эзлибез. Без театр елыннан Музыкаль театр да көтәбез. Ул безгә конкурентлык та өсти. Ләкин ул ниндидер бер театр бәрабәренә төзелмәсен иде. Алай булса, ул исем өчен генә булыр кебек.

Ни кызганыч, очрашуда Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов үзе булмады. Директор вәкил итеп җибәргән баш администратор Зөлфия Бәшәрова Музыкаль театрга бәйле вазгыятькә ачыклык кертә алмады. Ул бары тик “Театр елы тамашачыны уятып җибәрде” дигән фикер белән чикләнде. Тинчурин театры Театр елында театрга күбрәк тамашачы йөрер дип өметләнә.

Ә Гүзәл Сәгыйтова әйткән “өмет тулы күзләр”гә килгәндә, татар театрларының бер өлеше ремонт көтә. Ул мәсьәләләрнең хәл ителәчәген Татарстан Президенты да ышандырган иде. Әтнә татар дәүләт драма театрында узган Театр елын ачуга багышланган тантанада: “Театрларны төзекләндерү – безнең эш, аларның эчтәлеген булдыру сезнең эш” – дигән иде Рөстәм Миңнеханов. Хәзерге вакытта Чаллы театрына биреләсе бинада ремонт башланырга тора, Түбән Кама театры өчен театр бинасына өстәп яңа бина салына башлаячак, Камал театры ремонт көтә, Буа театрының да бина мәсьәләсе кискен тора.

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев: Театрыбызга төзелеш керде. Матур театр төзибез. Бу театр елында өлешебезгә тигән көмешебез.

Буа театры директоры Раил Садриев: Безнең бина ишелә, чөнки аны тиз-тиз ясадылар. Анда кешеләрне кертергә оялам. Ә бит алда безне халыкара фестиваль көтә. Кытай, Иран, Сербия, Венгрия һәм башка илләрдән театрлар киләчәк. 27 театр! Шушы театр елында Президент алдында проблеманы яңгыратырга уйлыйм.

Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов очрашуга килә алмады. Аның нәкъ шул көнне театрга бирелгән бинада ремонт мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмәгә барасы бар иде. Искәртеп үтәбез, Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә урнашкан “Колизей” күңел ачу үзәгенең ташландык бинасы театрга бирелә.

Утыз драматург һәм драматургиясезлек

Татар театры директорлары үзләрен борчыган бер теманы күтәреп чыктылар – драматургия.

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев: Милли театрларның милли драматурглары булырга тиеш. Милләт ул үз эчендә чәчәк атарга тиеш. Аны каяндыр килеп үстереп бирмәячәкләр. Беренче чиратта бу драматургларга кагыла. Без алар белән эшлибез, ләкин драматурглар безнең белән килешеп бетми. Бергәләп эшлик, дип берәрсен эшкә җигә башласаң, кырыйгарак тайпылырга мөмкиннәр. Ул үзенең ни язганын да аңламаска мөмкин. Пьесасын язарга тотынганда нинди аң, нинди акыл, нинди әхлак белән тотынганын үзе дә белми булып чыга. Без бит аларны көтәбез, эзләнәбез…

 

Буа театры директоры Раил Садриев: Безнең язучылар үзләренә аерым бер сихри дөньяда яшиләр. Алар татар дөньясыннан аерым яшиләр. Берсен-берсе укымыйлар. Театрларга йөрмиләр. Но һәрвакыт гениаль әсәрләр “язалар” һәм “Бу кассовый. Син моны куярга тиеш”, диләр. Туксанынчы елларда безнең язучылар күкрәк кагып Россия язучылар берлегеннән чыгып киттеләр. Ә театрлар Россия театр әһелләре берлегендә калды – без хәзер дә Калягин (РФ Театр әһелләре берлеге рәисе. Авт.) җитәкләгән оешма эчендә яшибез. Безнең язучылар үз калыпларына бикләнделәр, үз дөньяларын барлыкка китерделәр. Алар бер максат белән яшиләр – ничек булса да Тукай премиясе алырга! Мин моны кемгәдер карап әйтмим. Бу – күренеш! Аннары алар “Безне куймыйлар”, диләр. Театрларга йөрмәгән, синең спектакльләрне карап бармаган драматургларны ничек куясың?! Миләүшә Айтуганова да Язучылар берлегенә баруы турында әйткән иде. “Бергәләп кино төшерәбез, сценарий языгыз”, дигән. Шаулаганнар, шаулаганнар да, язмаганнар. Шундый кешеләр белән эшләп буламы?! Бу сүзләремне ишеткәч, иртәгә алар миңа ябырылачагын беләм. Әмма театрларны сүгеп кенә дөнья бармый бит…

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев: Алар безне гафу итсеннәр, без аларның әсәрләрен көне-төне укыйбыз. Менә, Илсөяр Иксанова пьеса китерде. Хәзер аның белән бергәләп эшлибез, миңа аның эшләве ошый. Шуны бергәләп куярга җыенабыз. Язучыларда театрлар белән янып яшәү юк. Театрларга йөрергә кирәк. Драматурглар, композиторлар бергә эшләсәк, әллә ниләр тудырырга мөмкин.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Без 2008 елда без Әлмәттә “Татнефть” ярдәме белән драматурглар семинарын башлап җибәргән идек. Шамил Закиров та, театр белгечләре дә, режиссерлар да бар иде. Шуннан соң ун ел үтте. Хәзер дә шул ук сүзләрне ишетәм, шул ук сан чыга. Анда да трибунага чыгып: “Бездә 30 драматург бар, нигә безне куймыйсыз?” дип сөйли башладылар. Театрлар белән драматургларның бер-берсен аңламавы берәр кайчан бетәме ул? Фәрит Рәфкатович: “Языгыз сез, әйбәт әйбер языгыз! Мин көтәм, мин аны куям”, – диде.
Менә бер хаттан цитата укыйм: “Яхшы пьеса гына булсын – куелмыйча калуы мөмкин түгел. Барыбыз да ач бүреләр кебек ыжгырып торабыз”. Моны 1978 елда Гали Хөсәенов үзе белән эшли торган драматург Әхәт Гаффарга язган. 40 ел үткән. Без барыбыз да ач бүреләр кебек һаман да яхшы пьесага кытлык кичерәбез.
Мөмкин булса, театрларга шул 30 драматургның исемлеге кирәк иде. Мин һәрберсе белән үзем элемтәгә керәм, һәрберсеннән пьеса алам. Кирәк булса, белгечләр белән укыячакбыз, анализлаячакбыз. Без теге семинардан соң да пьесаларны анализлап карадык. Белгечләр “Куя торган түгел”, дип әйттеләр. Куярлык булганны куябыз без – бөтен коллегалар килешер минем белән.

Буа театры директоры Раил Садриев: 2008 елда мин дә бар идем ул семинарда. Драматурглар анда Нияз Игъламовны сүктеләр, Фәрит Бикчәнтәевны сүктеләр. Мин дә аларга кушылып сүктем. Аннары аңлап алдым: дөрес түгел болай. Дөнья сүгүгә корылып, алай бара алмый. Алар “Игъламов татар килмәслек театр ясый”, диделәр. Бүген театрлар фестивальләрдән кайтып керми. Әлмәт, Минзәлә… Дәрәҗәле спектакльләр куялар. Ә драматурглар кайда? Бармы безнең Рәсәй күләмендә танылган әсәр? “Зөләйха күзләрен ача” чыкты, әмма ул безнеке түгел… Һәр килгән рәис Тукай премиясе турында гына уйлый… Әйдәгез, Буада ике көн кунып ятып сөйләшү алып барыйк.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Өч көн кундык Әлмәттә. Нәтиҗә булмады…

Камал театры директоры Илфир Якупов: Биш көн кунсак та, зиһеннәрендә булмаса, юк инде…
Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова: Драматурглар юк дигәч, димәк, тәрҗемә әсәрләренә мөрәҗәгать итергә туры килә. Тагын бер ягы бар – язучылар Тукай премиясе турында хыялланган кебек, без дә “Алтын битлек” турында хыялланабыз. Болар милли стратегиягә каршы килмәсме? Үзебезнекеләрне үстерәбез дип ятсак, конкурентлыкны югалтмабызмы? Алтын урталыкны саклыйсы иде.

Камал театры директоры Илфир Якупов: Килешәм. Хәзер бит режиссерлар үзләре инсценировка ясый башлады. Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров үзе язды. Драматурглар аны күрми идемени?! Яшь драматурглар белән драматургия лабораториясе үткәрдек. Өч кызны сайлап аларның әсәрләрен Кече сәхнәдә куябыз. Театрлар тик утырмый. Кайчакта драматурглар – Хәбир Ибраһим да, Данил Салихов та – нигә премьераларыгызга чакырмыйсыз дип шалтыраталар. “Мәгълүмат бар, килегез, дим, шалтыратсагыз без кабул итмибезмени?” дим. Милли балалар драматургиясе тагын да зуррак проблема бит. Яшь тамашачы театрларына нишләргә?

Буа театры директоры Раил Садриев: Татар театры үз эченнән режиссерлар чыгара алды. Айдар Җаббаров, Илшат Мөхетдинов, Эдуард Шахов… Ә драматурглар чыкмый.
“Алтын битлек” турында якты хыяллар.

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова: Язучылар Тукай премиясе турында хыялланган кебек, без дә “Алтын битлек” турында хыялланмыйбызмыни?

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Мин хәзер “Фестивальләргә йөрмәгез!” дигән фикер ишетәм. “Нәрсәгә ул сезгә? Кирәкми алар татар милләтенә”, диләр. Башта аңлатып, бәхәсләшеп карадым. Хәзер исем китми. Нишлисең – бар ул “Алтын битлек”. Ул яхшы итеп оештырылган. Бардыр анда татар әхлагына туры килми торган әйберләр. Ләкин “Алтын битлек” премиясе бар һәм ул иң югары дәрәҗәдәге фестиваль. Без “Алтын битлек” артыннан чапмыйбыз. Без яхшы спектакль чыгарырга тырышабыз. Ниндидер яңа тема белән чыгарасыбыз килә. “Мәхәббәт өчпочмагын” гына түгел. Ир белән хатын, кемдер кемгәдер хыянәт иткән дә, тегесе ташлап киткән дә, берсе авырга узган да… Безнең драма әсәрләре шуннан узмый. Безнең комедия әсәрләре билдән түбәнгә корылган…Безгә режиссерлар да кирәк. Айдар Җаббаров кебекләр кирәк, режиссер дипломы алып куяр-куймас йөрүчеләр түгел. “Өйрәтегез”, диярсез. Без – яшь режиссерлар белән иң күп эшли торган театр. Без куярга мөмкинлек бирәбез ул. Ләкин ул режиссерның таланты булсын!

Театр һәм авыл

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Без гастрольләргә, фестивальләргә йөрүебезне – читкә чыкканны сөйлибез. Республикада 43 район бар. Авыллар бар. Алар әле бетмәгән! Үзара килешеп, гастрольләр картасы төзеп, республикага театр сәнгатен таратыйк әле. Театр елында Татарстанны театрлы итик.

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев: Безнең бит авыллардан кайтып кергән дә юк. Әмма авылда да тамашачы ыргылып йөрми. Күп авыллар юкка чыгу алдында тора. Күбесе кечерәеп баралар, карт-коры гына калып бара. Авылларга йөрергә кирәк. Балалар спектакльләрен дә алып киләбез. Театрларның көн күрүе балаларга калып бара.

Буа театры директоры Раил Садриев: Иртәгә дә татарның театры булсын өчен без бүген уйларга һәм күп әйберне кискен үзгәртергә тиеш. Гастрольләргә бару буенча да ннидидер график булдырырга, үзара аралашырга. Графикларда бәрәңге утырта һәм ала торган вакытлар да исәпкә алынырга тиеш.

Театр җитәкчеләре мондый очрашуны ел азагында – 22 декабрьдә тагын бер кат оештырырга тәкъдим иттеләр.

Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*