tatruen
Баш бит / Слайдер / Тверь өлкәсе татарлары өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлаячак
Тверь өлкәсе татарлары өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлаячак

Тверь өлкәсе татарлары өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлаячак

Февраль башыннан Тверь өлкәсе татарлары өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлаячак.

«Узган ел азагында без ТР Мәдәният министрлыгының грантын оттык. Грант хисабына якшәмбе мәктәбен оештыру өчен кирәкле җиһазлар алдык. Февраль башыннан мәктәп үз эшен башлап җибәрер дип уйлыйбыз. Анда татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәниятенә багышланган белем бирү программасы булачак», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тверь өлкәсенең татарлар автономиясе рәисе Марс Ибраһимов.

Аның сүзләренчә, уку программалары тарих белгечләре ярдәмендә төзелгән. Лекцияләрне Ютуб каналыннан онлайн да карап булачак.

Марс Ибраһимов мөхтәсибәт белән һәрвакыт элемтәдә торуларын әйтте. «Татарлар исламнан башка яши алмый. Имам безнең эшчәнлектә ярдәм итә, мөхтәсибәт тәрбия максатыннан киңәшләрен бирә. Беренче чиратта без яшьләр белән эшләү максатын куябыз. Яшьләр милли һәм рухи тамырдан аерылмаска тиеш», — ди ул.

  Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*