tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама укучысы Мәликә Насыйбуллина «Безнең Татарстан» форумында грант откан
Түбән Кама укучысы Мәликә Насыйбуллина «Безнең Татарстан» форумында грант откан

Түбән Кама укучысы Мәликә Насыйбуллина «Безнең Татарстан» форумында грант откан

Эшләнмә спилс-карталар җыю буенча чемпионаттан гыйбарәт. Үзенең проекты турында Мәликә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да сөйләгән. Аны ул «Романтик» яшүсмерләр клубы мөдире Гөлнара Насыйбуллина һәм «Ялкын» клубы мөдире Альбина Гатина белән берлектә әзерләгән.

«Спилс- карта –  Татарстан һәм Россия картасын өйрәнүне тагын да мавыктыргычрак итәргә мөмкинлек бирәчәк пазл. Районнар һәм төбәкләрнең магнит агач миниатюраларын  зур картага урнаштырырга кирәк. Картаны тизрәк җыйган кеше җиңүче була, – дип сөйли инстаграмда үз  битендә яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Айгөл Аитова. – Мәликәне җиңүе белән котлыйбыз һәм бу аны яңа проектлар булдыруга рухландырыр дип өметләнәбез».

Моннан тыш, Гөлнара Насыйбуллина конкурс нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр клублары җитәкчеләре арасында иң яхшысы булып танылды.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*