tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Равил Кузәхмәтовны искә алдылар
Ульяновскида Равил Кузәхмәтовны искә алдылар

Ульяновскида Равил Кузәхмәтовны искә алдылар

Ульяновск өлкәсе татар җәмәгатчелеге Россиядә иң беренче булып оешкан татар бизнес клубының беренче рәисе Равил Тахир улы Кузәхмәтовны искә алу мәҗлесе уздырды. Шәһәрнең үзәк рестораннарының берсендә мөфтият вәкилләре катнашында узган мәҗлестә татар иҗтимагый эшләрендә аеруча актив йөрүчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре килгән иде.

Чара барышында Равил ага турында ул исән чакта төшерелгән фильм да күрсәтелде. Кунаклар аның турындагы истәлекләре белән уртаклашты, аның татар тормышына керткэн зур тырышлыгы һәм милли чараларга зур булышлыгы хакында сокланып сөйләделәр.

Әгәр исән булса, бүген Равил агага 80 яшь тулган булыр иде. Искә алу кичәсенә мәрхүмнең уллары, туганнары һәм аның белән эшләгән хезмәттәшләре дә килгән иде. Коръән укыр алдыннан, алар Равил аганың изге эшләре, кылган гамәлләре, бүгенге яшь эшмәкәрләргә өлге булып тора,  диде. Озакламый ул озак еллар эшләгән бинага аның истәлегенә мәрмәр такта да куелачак.

Рамис Сафин
Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*