tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Нижневартовск шәһәренең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты
Васил Шәйхразиев Нижневартовск шәһәренең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

Васил Шәйхразиев Нижневартовск шәһәренең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

Нижневартовск шәһәренә сәфәре  кысаларында Милли Шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация “Патриот” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәгендә булдылар. “Патриот” үзәге җитәкчелеге Татарстаннан килгән кунакларны биредә урнашкан төрле экспозицияләре белән таныштырдылар. Үзәккә йөрүче балалар һәм яшүсмерләрнең ирешкән уңышларын күрсәттеләр. Шулай ук кунакларга махсус солдат боткасын да тәкъдим иттеләр.

Соңрак Милли Шура рәисе җитәкләгән делегация Нижневартовск шәһәренең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда милли-мәдәни багланышларны яңа үрләргә күтәрү, икеяклы хезмәттәшлекне җәелдерү һәм башка мәсьәләләр буенча сөйләшүләр алып барылды. Нижневартовск шәһәре татарларыннан тыш, очрашуда Хант-Манси — Югра автономияле округының Мегион, Сургут һ.б. шәһәрләренең татар оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

Бүген, 24 ноябрь көнне, Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация Томск өлкәсе Стрежевой шәһәрендә «Әл-Хаят» мәчетнең тантаналы ачылышында катнашалар һәм Стрежевой шәһәре татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачаклар.

фотолар авторы: Альберт Вахитов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*