tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә һәм Чувашия республикасында татарча диктантны ничек яздылар?

ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә һәм Чувашия республикасында татарча диктантны ничек яздылар?

Ульяновск өлкәсе узган ел ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, татарча диктант язуда катнаша алмаган иде. Шуңа күрә быел, Бөтендөнья татар конгрессы сайтында беренче хәбәр булуга, алар үзләрен рәсми рәвештә теркәп тә куялар. Оештыручылар бу хакта өлкә татар газетасында да, төбәкнең яшьләр сайтында да игълан чыгара.

Ә Чувашстанда исә быел татарча диктантны дүртенче ел язалар. Биредә узган елларда йөзләгән кеше катнашкан булса, быел мәгълүм сәбәпләр аркасында, диктантны авыл-шәһәр мәчетләрендә санаулылар гына яза алды.

Сембердә һәм Чувашстанда яшәп, җирле диалект белән сөйләшүче кан-кардәшәребезнең әдәби татар телендә ничек диктант язуы хакында Рамис Сафин репортажында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*