tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: Акыл фабрикасы, дөньякүләм татар кафесы, проектлар аллеясы, Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы:  Акыл фабрикасы, дөньякүләм татар кафесы, проектлар аллеясы, Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: Акыл фабрикасы, дөньякүләм татар кафесы, проектлар аллеясы, Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы:

Акыл фабрикасы, дөньякүләм татар кафесы, проектлар аллеясы, Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе

пресс-релиз

Казанга бөтен дөньядан татар яшьләре җыела!

Агымдагы елның 4-7 август көннәрендә Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырыла. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнашачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эченә “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге пленар һәм секцион утырышларны ала. Алар арасында – “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика”. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе лекторлары – Татарстан республикасының һәм, гомумән, татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискуссияләр узачак.

4 нче август көнне “Бөтендөнья татар кафесы” үзачак, аның кысаларында оешмалар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләячәк һәм заманча татар музыкасы кичәсе булачак. Кичәдә электрон музыка, хип-хоп, джаз, соул жанрларында иҗат итүче Oscar & c7c5, Ittifaq төркемнәре, Рәдиф Кашапов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

5 нче август көнне исә “Корстон” комплексында иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шулай ук мәдәният, җәмгыять һәм сәясәт өлкәсендә эшләүчеләр катнашында форумның тантаналы ачылышы узачак. Шул ук вакытта татар яшьләре оешмаларының “Проектлар аллеясы” да үтәчәк. Пленар утырыштан соң “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында секцияләр эшчәнлеге башланачак. Кич белән Алинә Шәрибҗанова һәм Эльмир Низамов катнашында “Калеб” әдәби-музыкаль кичәсе узачак.

6 нчы августта форумның барлык делегатлары катнашында Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе, җитәкче органнарны сайлау һәм форумның пленар утырышы ябылу тантанасы үзачак. Шулай ук Кырлай авылындагы Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль комплекска бару, Арчада шәһәр көнендә катнашу планлаштырыла. Шәһәр көнендә Форум делегатларына үзләренең иҗади чыгышларын Татарстанның атказанган артистлары белән бергә тәкъдим итү мөмкинлеге булачак.

Форумның соңгы көнендә, ягъни 7 нче августта,Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсия һәм “Печән базары” оештырылачак.

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.

VII форум эшчәнлеге нәтиҗәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Координацион Советтан һәм рәистән торган идарә органы сайланачак. Шулай ук татар яшьләренең инициатив картасы кабул ителәчәк. Форум Советы – даими эшләүче идарә органына Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары керәчәк.

Бүгенге көндә Форум Бөтендөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора.

Белешмә:

Бөтендөнья татар яшьләре форумы (БТЯФ) 2004нче елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставы буенча форум ике елга бер тапкыр уздырыла. БТЯФ игьтибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү – Форумның максаты итеп билгеләнә. Шунда ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү керә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумның матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*