tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ямбайда узган “Музейлар төне” акциясендә
Ямбайда узган “Музейлар төне” акциясендә

Ямбайда узган “Музейлар төне” акциясендә

“Музейлар төне” халыкара акциясенә кушылып 18 нче май көнне Төмән районы, Ямбай авыл музее үзенчәлекле вакытта кунакларга үзенең ишекләрен ачты. Көн салкын, ара-тирә яңгыр явып үтүенә карамастан, килүчеләр саны да күп булды. Аларны март аеннан эшли башлаган “Яшь экскурсиячеләр клубы”на йөрүче укучылар “Бәхет капкасы”ннан атлап кергән кунакларны татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк белән каршылап, һәркемне сыйладылар.

Музей янында ясалган сәхнә янына җыелган халыкны музей җитәкчесе Нэля Фәйзуллина белән авыл мәдәният һәм ял үзәге хезмәткәре Айдар Хөснетдинов каршылап, уникаль бәйрәм белән котладылар. Тәбрикләү сүзләре белән авыл ветераннар советы рәисе Зиннура Бандукова, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рәшит Сәламов чыгыш ясадылар.
Аннары музей булдыру эшенә күп көч түккән хөрмәтле кунаклар музей тирәсенә алмагач үсентеләре утырттылар.

Күңелләрне күтәргән концерт программасында җырчы, фольклорчы Луиза Сөрмәтова, “Манцыл” җыр ансамбле җитәкчесе Илнара Рамазанова кызы Азалия белән, авыл торак-коммуналь хуҗалыгы каршында эшләүче “Тормышка мәхәббәт” ансамбле җырчылары матур җырлар бүләк иттеләр. Кунаклар кул эшләре буенча мастер-классларда катнаштылар, балалар өчен төрле ярышлар, викториналар оештырылды. Авылның оста хуҗабикәләре “Ретро-кафе”дә үзләре пешереп китергән тәмле ризыкларын авыз иттерделәр. Бу кичтә һәркемгә музей архивында сакланган экспонатларны күрергә дә мөмкинлек бирелде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*