tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй муниципаль районы “Ак калфак” иҗтимагый оешма бүлекчәсе 2018 елга нәтиҗәләр ясый
Зәй муниципаль районы “Ак калфак” иҗтимагый оешма бүлекчәсе 2018 елга нәтиҗәләр ясый

Зәй муниципаль районы “Ак калфак” иҗтимагый оешма бүлекчәсе 2018 елга нәтиҗәләр ясый

Зәй муниципаль районы

“Ак калфак” иҗтимагый оешма бүлекчәсенең 2018 елда башкарылган эшләре

 

Тормышыбызда телевизор, компьютер, интернет зур урын алып тора, тик алар олысы-кечесен рухи хөрлектән, миллилектән мәхрүм итәләр. Бернинди эчтәлеге булмаса да, телевизор карауны, компьютер каршында утыруны хуп күргән бу заманда без –татарлар дип горурлык хисе уяту, милләтне, халкымның гасырлардан килгән бай тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, телне, авыз иҗатын саклау, гореф-гадәтләр, йола-бәйрәмнәрне җанландыру зур тырышлык, үҗәтлек сорый. Нәкъ менә әби-бабайларыбыз яшь буынга ана теле, бишек җырлары, такмак-табышмаклар, йола-бәйрәмнәр аша әхлак тәрбиясе биргән, тормышка әзерләгән. Бөтендөнья татар конгрессы каршында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген башлау – бүгенге вазгыять. Хатын-кыз – яшәеш тоткасы, тормыш мәгънәсе, гүзәллек алиһәсе, кыскасы, аңа бик күп бурычлар йөкләнә бит. Районыбызда татар авылы җирлекләрен дә “Ак калфак” хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бүлекчәләре эшләп килә. Бүлек оешкач, иң беренче эш итеп татар авылларында “Ак калфак”оешмасының бүлекчәләре булдырылып, аларга җитәкчеләр сайланып куелды. Һәм әлеге авылларда ел саен башкарыласы эшләр буенча бурычлар куела. Югары Мәлем авылы китапхәнәсендә оешкан “Ак калфак”оешмасы бүлекчәсе эше аеруча игътибарга лаек. Аны укытучы Миләүшә Хәйруллина җитәкли.

Биредә узган “Бизәк итеп чиктем хисләремне” диеп исемләнгән чара күпләрдә кызыксыну уятты. Узган ел китапхәнәче Тәслимә Солтанова дини бәйрәмнәрне пропагандалау максатыннан Мәүлид бәйрәме унаеннан Мөнәҗәләр кичәсе оештырган иде, аны югары мәлемлеләр әле дә җылы итеп искә ала.

Шәһәр-бистә мәктәпләре, балалар бакчаларында да яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, сәламәт, хәләл туклану, яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куйдык. “Алтынчәч” балалар бакчасында татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтүгә һәм милли бәйрәмнәрне үткәрүгә аеруча игътибар зур. Биредә эллекке татар өен хәтерләткән мини музей да бар. Без әлеге бакчада балалар белэн бергэ Аулак өй күренешен карадык. Тел өйрәтү белән беррәттән, балаларны татар халкының тормышы, көнкүреше, милли йолалары, тарихы, үткәне һәм хәзергесе белән дә таныштырып барабыз. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки, җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы бәйрәмнәрдә була. “Алтынчәч”тән кала башка бакчаларда да “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Сабан туй”, “Карга боткасы” һ.б. бәйрәмнәрне үткәрәбез. Балалар бу бәйрәмнәргә әзерләнгәндә халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән файдаланалар (мәкальләр, табышмаклар, сынамышлар, җырлар, уеннар, әкиятләр һ.б.). Балаларда милли хисләрне тәрбияләү эше аларга халык авыз иҗатын өйрәтү, татар балалар фольклорына мөрәҗәгать итү белән дәвам иттерелә.

Иң кызыклы, күңелле эшчәнлекләрнең берсе – “Серле сандык” кебек танып белү эшчәнлекләре. Монда без балаларны борынгы әйберләр, аларның тарихы белән таныштырабыз, аларның матурлыгына сокланырга өйрәтәбез, әбиләребез-бабаларыбыз башкарган эшләр белән горурлану хисләре, хезмәтләренә карата хөрмәт тәрбиялибез.
Балалар бакчаларында ел әвамында “Ак калфак” бәйгесе оештырылды. Бу бәйгегә нәниләрнең ихластан тартылуы куандыра, без аккалфаклыларга милли рухта тәрбияләнгән алмаш килә, димәк. Алар тарафыннан Сабантуйда мәйданчыклар булдырылды. Соңыннан аңа нәтиҗә ясалды. Соңгы елда район Сабантуенда татар мәдәниятен, тарихын, йола-гадәтләрен, ризыкларын пропагандалаудан гыйбарәт булган “Сабантуй гүзәле” бәйгесе уздыру традициягә керде. Агымдагы елда исә моңа өстәп “Татар егете ” бәйгесе дә оештырылды. Аны алдагы елда киң масштабта уздыру планланштырыла. Ныклы гаиләләрне танытуга да игътибар зур: озын-озак матур гомер итүче татар парларын хөрмәтләүне дә оештырабыз. Бу уңайдан район үзәк китапханәчеләре район Сабантуенда гаилә бәйрәме уздырды. Югары Мәлем аккалфаклылары һәр эшемдә фикердәш: милли бәйрәмдә алар чәчк-чәк пешерү осталарын барлады. Милли ризыгыбыз бәйрәмгә үзенчәлек, аерым мәгьнә өстәде. Аннан алар тарафынна “Ак әбиләр”, “Яшь әбиләр” бәйгеләре, “Шәжәрә” бәйрәме оештырдылар. Соңгысы яшь буында нәселенә хөрмәт, туган ягына мәхәббәт тәрбияли.

Милли киемнәребез белән танышу, гореф-гадәтләребезне барлау аша балаларыбызда милли үзаң, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбиялибез. Бу бәйрәмнәрдә татар халкының гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһырбанлы булуын күрсәтәбез. Аларның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен балаларның күңелләренә салып калдырырга кирәк. Татар халык уеннарын, аның җыр-моңнарын бала күңеле аша кичерү баланың зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә.

Шулай ук татар гимназиясе, 4нче мәктәп, 7нче мәктәп балалары белән бик тыгыз эшлибез. Аларны бәйрәмнәрдә катнашырга чакырабыз.

Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуларына карамастан, барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә, табигатьне яратырга өйрәтәбез, гомуми кешелек кыйммәтләре белән таныштырабыз. Балалар мәктәпкәчә яшьтә үк үзләре яшәгән төбәк халкының мәдәниятен, динен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, мили бәйрәмнәрен, яшәү рәвешен хөрмәт итәргә өйрәнсә генә, алга таба – мәктәптә укыганда да, тормышка аяк баскач та янәшәдә яшәүче халыкларга кимсетеп карау булмаячак. Гомумән, эшне план белән эзлекле итеп алып барабыз. Сентябрь аенда Белем бәйрәме, октябрьдә “Сәләтле бала”, ноябрьдә “Сөмбелә”, декабрьдә- “Кышкы әкият”, гыйнварда “Фольклор бәйрәмнәр аша балаларны халык иҗаты белән таныштыру” төбәкара семинары, “Нардуган” бәйрәме, февральдә “Ягез әле, бабайлар” бәйгесе, мартта “Нәүрүз”, “Аулак өй”, апрельдә “Карга боткасы”, майда Роберт Миңнулин иҗатына багышланган шигырь бәйгесе, июнь аенда “Сабантуй” бәйрәме уздыру планлаштырылды. Алар барысы да уз вакытында оештырыла. Ел дәвамында үткәрелгән чаралар, “Зәй офыклары”, “Новый Зай” газетасы битләрендә урнаштырылып барыла.
Районыбыз авылларында берничә татар фольклор коллективы эшләп килә. Яшь буынга гореф-гадәт, йоларыбызны җиткерүдә аларның әһәмияте бик зур. Малай-кызлардан оешкан “Язгөл” (Аксар авылы), фольклор коллективларның булуы куанычлы. Имәнлебаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җәүһәр” фольклор коллективы республика һәм аннан читтә дә танылып килә. Узган ел коллектив VI “Түгәрәк уен” республика бәйгесендә “Колхоз кыры түгәрәк” дигән җыр белән фольклор коллективлар арасында җиңүче булды.

Әлеге коллективтан Миңлезәкия әби Габдерәхимова, әтисе сугышка киткәндәге хушлашу турында “Мөнәҗәтләр” номинациясендә шулай ук җиңүче булды.
Районыбызда һәр авыл үзенә хас йола-гадәтләре белән аерылып тора. Бигеш авылы җирлеге узенең данлыклы “Җыен Базары”, Югары Шепкә “Яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы, Аксар “Алмагач чәчәк атканда”, Имәнлебаш “ Каз өмәсе” бәйрәмнәрен җанландырып торалар.

”Тәрбия баскычлары” видеофильмы районыбыз мәдәният йортларында, балалар бакчаларында күрсәтелде. Шушы фильм буенча Аксар халык театры, Имәнлебаш мәдәният йорты хезмәткәрләре “40 көнгә кадәр бәби карау йоласын” сәхнәләштереп күрсәтте. Милли йолаларыбыз. гореф-гадәтләребез турында сөйләүче, балаларыбызны милли рухта тәрибияләүгә чакыручы бу фильмны алга таба да пропагандаларга ниятләп торабыз.

Соңгы елда район Сабантуенда “Сабантуй гүзәле” бәйгесе уздыру традициягә керде. Бәйге татар мәдәниятен, тарихын, йола-гадәтләрен, ризыкларын пропагандалаудан гыйбарәт. Аннан милли бәйрәмебездә чигү үрнәкләре буенча күргәзмә оештырып, аның янында мастер-класслар үткәрәбез. Мәдәният йортларында кул эше түгәрәкләренең күбесе чигү серләренә өйрәтүне өстен күрә, аларга олысы-кечесе теләп йөри. Имәнлебаш авылыннан Миңлезәкия әби Габдерәхимова заманында оста чабата үрүче булган, ул әле дә кайбер бию коллективларына заказга чабаталар үрә. “Елмаю” бию коллективы аның чабаталары белән дәрәҗәле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясый. Миңлезәкия әби чабата үрү осталыгын күрсәткән фотосурәте белән дәрәҗәле, “Татарстан республикасы тынычлык һәм татулыкта ” дип исемләнгән альбомга да керде хәтта.

Милли ризыкларны пропагандалау буенча да эш алып барыла: Имәнлебаш авылында яшәүче Нурлыбанат апа Имамиева орлыклы төш пешерү серләре белән уртаклашты.
Үз казаныңда кайнап кына булмый, күрше районнардагы җирле “Ак калфак”оешмалары белән тәжрибә уртаклашабыз, фикерләшәбез. Түбән Камага Якташлар очрашуына баргач, биредәге “Ак калфак”лылар белән аралаштык, фикерләштек, аларны Зәйгә кунакка чакырдык. Эшләгән эшләребез шактый, ЗАГС каршында “Яшь әти-әниләр мәктәбе” ачылды. Район мәдәният йорты каршында “учы” клубы оештырылды. Районыбызның авыл җирлекләре буйлап “Районым сөлгесе” дип исемләнгән, бәйгеләрнең сайоап алу өлеше бара. Ноябрь азагында нәтиҗәләр ясала. Авыллардагы бүлекчәләр белән бербөтен булып эшләп, бу мөһим һәм кирәкле эшләр, ният-омтылышларны башкарып чыгарга язсын.

Ак калфак” җирле оешмасының чираттагы утырышы Зәйдә уза дигәч, бераз каушап калдык. Йола-гадәтләр, бәйрәмнәрне җанландыруда эшебез, күренекле якташларыбыз да шактый дип без әлеге утырышка җитди әзерлек эшләре алып бардык. Шул рәвешле утырыш сентябрь ае ахырында республика, Россия төбәкләреннән килгән хатын-кызлар катнашында узды. Утырыш эше суккан палас өстендә йомры калач шигаре астында узып, истәлекле, хәтердә уелып калырдай, гыйбрәтле мизгелләргә бай булды. Район авыллары элек-электән игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелекне алга сөргән, икмәк Галиҗәнапка исә хөрмәт аеруча зур булган. Утырышның икмәккә багышлануы очраклы түгел, район соңгы елларда игенчелек буенча республикада лидерлык тота. Гомумән, утырыш эшенең башыннан ахырына кадәр халкыбызның матур, үзенчәлекле бәйрәм-йолалары, авыл тарихы-яшәеше, күренекле шәхесләренә хөрмәт кызыл җеп булып сузылып барды. Күчмә утырышның программасы бик бай эчтәлекле әзерләнгән иде. «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы “Балалар бакчасында кунакта әбиләр”  уен мәйданчыгы эшен күрсәтте.

Имәнлебаш мәдәният йортында “Икмәк хикмәтләре”, “Сепарат аерту” йолаларын һәм Таҗетдин Ялчыгол күргәзмәсен карау, Кадер мәдәният йортында “Суккан палас”, «Кап сугу», «Май чабу базары» йолаларын искә төшерү, Наил Дунаев, Мөдәррис Әгъләмов иҗатына багышланган күргәзмәләрдә булу, Бигеш мәдәният йортында “Җыен базары” сәхнәләштерелгән тамашасын карау, академик Мансур Хәсәновның тормыш юлына һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган күргәзмәдә булу- шуның ачык дәлиле. Күчмә утырышның пленар өлеше “Энергетик” мәдәният йорты бинасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов катнашында бер сулышта үтте. Чарада катнашучылар “Азаль”, “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре, “Легенда” бию ансамле, “Ак калфак” бәйгесендә җиңүче балалар чыгышларын яратып карадылар. Хәзерге чор татар модасы күпләрдә зур кызыксыну уятты. Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың Ак калфак” җирле иҗтимагый оешмасының иң актив хатын-кызларына Рәхмәт хатлары тапшыруы күңелле мизгел булды. Бу – безгә бер стимул, уртак эшкә канатландыру. Яңа эшләргә рухландыру да. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчелегенең зәйлеләр эшчәнлегенә зур бәя бирүе куанычлы. Бергә-бергә милли рухны саклык, йола-гадәтләр, бәйрәмнәрне яңартыйк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*