tatruen
Баш бит / Слайдер / Зирекледә туган якны өйрәнүчеләр конференциясе..
Зирекледә туган якны өйрәнүчеләр конференциясе..

Зирекледә туган якны өйрәнүчеләр конференциясе..

2019 нчы елның 30 нчы апрелендә Яна Чишмә районында, Зирекле лицее һәм халык иҗаты һәм көнкүреше музее базасында, «Шешма һәм Кичү елгалары бассейнында кеше һәм табигать. Зирекле һәм Әдәмсә татар авыллары: тарих һәм мәдәният проблемалары» темасына Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узды.

Ул Бөтендөнья татар конгрессы, туган якны өйрәнүче татарлар Комитеты, Татарстан Республикасының «Туган якны өйрәнүче татарлар җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы (рәисе Борханов Альберт Әхмәтҗан улы), «Россиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы (рәисе Галимов Фәнил Гыйльметдин улы), ТР Яңа Чишмә районы администрациясе һәм Башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге, музей, Зирекле лицее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, ТР Милли музее тарафыннан үткәрелде.

Конференция ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Россия Федерациясендә театр елына, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгын искә алуның 75 еллыгына, зур галим, дин белгече һәм Россия мөфтие Ризаэддин Фәхреддиннең 160 еллыгына әзерлек кысаларында уздырылды.

Конференциянең төп бурычлары 7 пункттан гыйбарәт иде. Шулардан беренче планга түбәндәгеләр тәкъдим ителде: Татарстан һәм татар халкының архитектура һәм тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау; археологик, этнографик, архитектура һәйкәлләрен өйрәнү, саклау һәм куллану, Шешма-Кичү зонасындагы торак пунктларның һәм Зирекле, Әдәмсә, Тубылгытау, Шахмай һәм башка авылларның тарихын язу; Үзәк һәм Көнчыгыш Кама аръягы төбәгенең юкка чыккан һәм тарихи авылларның тарихын өйрәнү.

Конференциягә Татарстанның Биектау, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чистай, Балтач, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Минзәлә, Бөгелмә, Тукай, Әлмәт районнарыннан, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Түбән Кама, Азнакай, Бөгелмә, Туймазы шәһәрләреннән һәм Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән делегацияләр килде. Шулай ук Кабулдан үзенең абыйсы Фәрит белән “Әфганстан Бердәмлеге” Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Асефи Мөхәммәд Шәриф катнашты. Конференция эшендә барлыгы 69 кеше катнашты.

Безнең районны лаеклы рәвештә Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Рифгать улы Фәсахов, аның урынбасары Семеняк Валентина Николаевна, мәгариф бүлеге начальнигы Еронтьев Александр Леонидович, район мәдәният бүлеге начальнигы Носова Галина Александровна тәкъдим итте. Конференция үз эшен башланганчы “Татарстан Яңа Гасыр” каналыннан – “Яңалыклар” төркеме – хәбәрчеләр Рания Абдрахманова, Рамил Шәйдуллин, оператор Рәмзил Гарипов килделәр. Алар, оператив эшләп, конференция барышын, музейны төшерделәр, аерым кешеләрдән интервьюлар алдылар һәм шул ук кичне репортажны татар һәм рус телләрендә күрсәттеләр. Аларның программасын караганнан соң, безгә Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән, Балык Бистәсе, Теләче, Сарман, Алексеевск районнарыннан, Акъяр, Акбүре, Шахмай авылларыннан шалтыраттылар һәм конференциянең уңышлы эше белән котладылар.

Конференция башланыр алдыннан кунаклар лицей укучыларының, «Аҗаган» яшүсмерләр клубының эшләре белән, Мидхәт Газыймовның Зирекле авылы һәм район тарихы буенча язган китаплары, музей коллективы чыгарган җирле авторларның китаплары белән таныштылар. Спортзалда укытучылар Зарипова Фәния Рифгат кызы һәм Сафарова Люция Гомәр кызы әзерләгән концерт номерлары белән укучылар бик матур чыгыш ясадылар.

Рәсми затларны һәм кунакларны сәламләгәннән соң, конференция үз эшен өч секциядә дәвам итте:

  1. “Кама, Шешма һәм Кичү елгалары бассейнында кеше һәм табигать: тарих һәм хәзерге заман», доклад белән 7 кеше чыгыш ясады.
  2. Икенче секция «Үзәк һәм Көнчыгыш Кама Аръягының төбәк тарихы проблемалары» темасы буенча эшләде, анда 11 кеше чыгыш ясады.
  3. Өченче секция тарихи-туган якны өйрәнү эшенә һәм мәктәптә уку дисциплиналарын укыту мәсьәләләренә багышланган иде, анда 8 доклад тыңланды.

Секцияләрнең җитәкчеләре һәм катнашучылары фикере буенча, барлык чыгышлар да конкрет, эшлекле, үз эзләнүләре һәм табылдыклары нәтиҗәсе белән булды, аларның нәтиҗәлелеген билгеләп үтте, мондый күренеш зур конференцияләрдә сирәк була.

Өченче секция эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов та катнашты. Пленар утырышта ул райондагы туган якны өйрәнүчеләрнең эшенә ачык анализ ясады, югары бәя бирде.

Секция эшләреннән соң кунаклар кабат спортзалга Пленар утырышка җыелды. Ул күңелле мизгелләрдән башланды: Борханов Альберт Әхмәтҗан улы Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Газымов Мидхәт Гариф улына югары бүләкне – “Татар милләтенә күрсәткән зур хезмәтләре өчен ” медален, Ринат Фәсаховка «Россия Кораллы көчләренә 100 ел» медален, район музейлары директорлары Лидия Лотфуллина, Татьяна Холина, аларның филиаллары мөдирләре Вәлиуллин Вәсил (Акбүре), Сабирова Гөлнар (Шахмай) БТКның Рәхмәт хатларын тапшырды; “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы делегациясе туган якны өйрәнүчеләргә өч дивар сәгатен (корпусы кулдан эшләнгән) һәм Рәхмәт хатларын, шул исәптән районның архив җитәкчесе Надежда Емельяновага да тапшырды

Лицей директоры Айрат Хәмәтвәлиев, Зирекле авыл җирлеге башлыгы Гайфетдинов Җәлил төрле дәрәҗәдәге медальләр алдылар. Черепанов Михаил Валерьевич үзенең ярдәмчесе Рахманова Татьяна Викторовна белән (Казан шәһәренең “Хәрби дан клубы” ассоциациясе хезмәткәре) эзләнүләр барышында торгызылган хәбәрсез югалган кешеләргә таныклыклар тапшырдылар. Безнең музейга Михаил Валерьевич “Хәтер китабы. Без сиңа ярдәм итәргә бардык, блокадалы Ленинград. Һәлак булган сугышчылар – татарстанлылар истәлегенә” китабын бүләк итте, әлеге китапта Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өлкәсе территориясендә сугышларда, госпитальләрдә һәм әсирлектә һәлак булган Татарстанда туган һәм яшәгән хәрбиләр турында 18 467 исемле биографик белешмә

тупланган. Шулардан 5 325 кеше Яңа Чишмә районы Хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган.

Конференциягә махсус Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре Хәсәнова Айгөл Наил кызы килде. Ул «Татарстанның торак пунктлары» исемле өч томлы китапка безнең Яңа Чишмә районы турында материал әзерләү буенча җаваплы кеше. Әлеге китапның беренче томы инде дөнья күрде. Айгөл аны безнең музейга бүләк итте. Без аңа, үз чиратыбызда, аны кызыксындырган барлык китаплар һәм материалларны җыеп бирдек.

Төшке ашны лицей ашханәсендә әзерләделәр. Кунаклар аш-су сыйфатыннан бик канәгать калдылар. Яхшы хезмәт күрсәткәннәре өчен лицей коллективына, финанс ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә.

Иң кызыклы аралашу музейда башланды, анда Зирекле авылын, Яңа Чишмә районы торак пунктларын өйрәнү буенча барлык материаллар куелган иде.

Кунаклар бер сәгатькә якын музей директоры Лидия Лотфуллинаны һәм “музей бабайны” – фәнни хезмәткәр Газымов Мидхәт Гариф улын тыңладылар.

“Мондый күләмдәге эшнең бер кешенең яисә 3 кешелек музей коллективыныкы икәненә ышанып та булмый”. Кунакларның музей эше турында фикерләре шундый иде.

Минем уйлавымча, конференция юкка гына җыелмады, ул туган төбәкне, туган авылларны өйрәнүгә яңа этәргеч бирде. Аны оештыручыларга, үткәрүдә ярдәм иткән һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан барлык кешеләргә дә рәхмәт.

Программа Зирекле 30 апреля 2019 

tnv.ru

Газымов Мидхәт,
Зирекле, музей

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*