tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөлфия Камалова “Калеб” җыенында кунакта
Зөлфия Камалова “Калеб” җыенында кунакта

Зөлфия Камалова “Калеб” җыенында кунакта

Бүген 17.00 сәгатьтә Казан дәүләт консерваториясенең төп бинасында Австралиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Зөлфия Камалова белән очрашу була.

Зөлфия Камалова тумышы белән күрше Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәреннән.  Австралиядә яшәүгә карамастан, төрле милләттләрнең башкару стильләрен, музыка коралларын кулланып татар җырларын башкаручы үзенчәлекле җырчы. Ул  “2001 ел җырчысы” (Australian World Music Awards), “World Music 2002 жанрында иң яхшы җырчы” (Australian LIVE Music Awards), “2000 елның иң яхшы альбомы (Әллүки)” (Australian World Music Awards), “2005 елның иң яхшы альбомы” өчен Астралия кинематографиясенең һәм музыкасының милли архив премиясенә лаек була.

Әлеге очрашу “Калеб” проекты кысаларында уздырыла. “Калеб” (гарәпчәдән–җан, йөрәк мәгънәсендә) проекты – яңа буын җыены. Аның максаты: яшь талант ияләре иҗатларын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү; алар белән таныштыру; үз аудиториясен булдыруга ярдәм итү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*