tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аерым статуска ия булган Сабан туеның көннәре билгеле

Аерым статуска ия булган Сабан туеның көннәре билгеле

Быел Россия Федерациясендә 355 рәсми Сабан туе үткәреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“Бүгенге көндә 58 төбәктә һәм 30 чит илдә Сабан туйлар уздырыла. Әгәр дә ул рәсми сан икән, безнең татар оешмалары, татар төбәкләре, татарлар яшәгән төбәкләр һәм чит илләр ТР мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессына үзләренең гаризаларын язалар һәм заявкаларын бирәләр, шуннан соң көннәр билгеләнә. Бүгенге көндә ТР мәдәният министрлыгы биргән сан – ул 355. Безнең 272 Сабантуй Россия Федерациясе төбәкләрендә, 83 Сабан туй – 30 чит илдә. Әлбәттә, бу рәсми сан, болай Сабан туйларның саны меңләгән”, – диде Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.

Данис Шакиров аерым статуска ия булган Сабан туйлар турында да әйтеп китте. “17 июнь көнне Алтай краенда без 25нче мәртәбә Сабан туй уздырабыз. Сабан туй Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә уздырыла. Бу Сабан туй төбәкара статуска ия. Анда Кемерово, Томск, Омск, Тыва һәм хәтта Казахстаннан да киләчәкләр. 23 июнь узган елны гына башланып киткән проект буенча Ык буе авыллары Сабан туе үтәчәк. Узган елны ул Башкортстанның Төмәнәк авылында узган иде, ә быел инде ул Азнакай районында узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләре катнашачак. Быел безнең 18 нче мәртәбә федераль Сабан туе уздырылачак. Ул Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә 7 июль көнне узачак. Ике көн рәттән, 6-7 июль көннәрендә уздырылачак. Беренче көнне татар сәнгать әһелләре концерты булачак, 7 се – үзе бер Сабан туй. Курган өлкәсенең Әлмән районында 9 нчы мәртәбә Бөтенроссия авыллар Сабан туе уздырыла. Ул 14 июльгә билгеләнгән. Шулай ук Казахстанда Кызылорда шәһәрендә республика күләмендә Сабан туй узачак. Ул сентябрь аена планлаштырыла”, – диде Данис Шакиров.

  • Аерым статуска ия булган Сабан туйлары:

17 июнь – Алтай краенда төбәкара Сабан туе (Кемерово, Томск, Омск, Тыва, Казахстанның ике өлкәсе);

23 июнь – Азнакай районы – Ык буе Сабан туе, быел Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләре катнашында уза;

7 июль – Чувашия Республикасы Чабаксар шәһәре – федераль Сабан туй;

14 июль – Курган өлкәсе Әлмән районы –  Бөтенроссия авыллар Сабан туе;

Чамасы 14-15 сентябрь – Казахстан Республикасы Кызылорда шәһәрендә республика күләмендә Сабан туй.

Видео «Татар-информ» мәгълүмәт агентлыгы сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*