tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәм! Бергә! Мәңгегә!
Бердәм! Бергә! Мәңгегә!

Бердәм! Бергә! Мәңгегә!

4-7 декабрь көннәрендә Казанда БТК башкарма комитетының ел йомгак­ларына багышланган киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлек­ле хезмәттәшләре” җыены уздырылачак. Бу чаралар “Бердәм! Бергә! Мәңгегә!” дигән шигарь-өндәмә астында үткәрелә.

Шул уңайдан кичә башкарма комитет бинасында БТК рәисе Ринат Закиров матбугат җыелышы уздырды. Ринат әфәнденең сөйләвеннән аң­лашылганча, чаралар бу юлы бик тыгыз һәм эшлекле булачак. Җыен делегатлары беренче көнне, җиде (!) секциягә бүленеп, үз тармакларындагы иң җитди мәсьәләләр хакында фикер алышачак. Бишесе көн­не төшкә кадәр “Казан” мил­ли мәдәният үзәгендә башкарма комитетның киңәй­тел­гән утырышы була. Анда ел дәва­мын­да эшчәнлеккә йомгак ясалачак, киләсе елга эш планы кабул ителәчәк. Төштән соң “Татарстанның эшлекле хез­мәттәшләре” җыены эшен баш­лый. Эшкуарларның дүрт секциягә бүленеп эшләве планлаштырылган. Алтысы көн­­не Камал театры бинасында, Татарстан Президенты катнашында, җыенның пленар утырышы үткәреләчәк. Төш­тән соң эшлекле хезмәттәш­ләрне башкалабызның күркәм урыннары белән таныштырып йөрт­сәләр, башкарма комитет бинасында БТК иҗтимагый оеш­малары җитәкчеләре өчен лекция-семинар оештырылачак. Җидесе көнне җыен­га килүчеләр “Алабуга” махсус икътисадый зонасын тамаша кылачак.

– Әлеге җыенның үзен­чәлеге нәрсәдә соң? Татар авыллары эшкуарларын җыя идек бит инде, – дип сорадык без Р. Закировтан. “Авыл эшкуарларыннан аермалы буларак, без бу юлы төрле өлкә-респуб­ликаларда, чит илләр­дә эш йөртүче зур эшкуарларны, эре бизнес әһелләрен җыябыз. Хәзер алар арасында да, мәчет салу белән генә чикләнмичә, социаль проектларга да алынучы ак байлар күренә башлады. Мәсәлән Түбән Вартада яшәүче Ренат Әбүзаров туган ягында – Пенза өлкәсендәге Кузнецк райо­нының Кече Труев авылында мәктәп салды, Самара өлкә­сендәге мәшһүр Гали авылы кызы Дания Тулова исә туган авылында мәктәп салу белән генә чикләнмичә, Югары Ос­лан районында картлар йортын төзекләндерде, Чүп­рә­ле районының Мунчәли авылында клуб төзекләнде­рергә, күпер һәм өч урамга таш юл түшәтергә дә ярдәм итте. Әмма мондый олы җанлы, юмарт эшкуарларыбыз күп түгел әле. XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында мәктәп-мәд­рәсәләребезне шулар тоткан, бөтен зыялылар шул мәдрә­сәләрдән чыккан. ХХI гасыр башында да уңышлы эшли торган эшкуарларыбыз әкрен генә шушы юлга басып килә. Татар милләте шушы милли капиталга таянып үс­сен, нык­лап аякка бассын иде. Шуңа күрә әлеге милләт җанлы эшкуарларны җыярга, “Татар­стан­ның эшлекле хез­мәт­тәш­ләре” ди­гән җыенны кабат тор­гызырга булдык. Әле­ге җыеныбызга 600 кеше килә­чәк, шуларның 400е – эшкуар. Татарстан Президенты моны хуплады”, – дип җавап бирде ул.

Журналистлар аңардан, Кы­рымнан вәкилләр булачакмы, Мәскәүдәге татар милли-мәдәни мөхтәриятендә ыгы-зыгы кайчан бетәр, Туган якны өйрәнүчеләрнең бөтенроссия татар җәмгыяте кайчан оешыр, дип кызыксынды. Ринат әфән­денең сөйләвеннән аңла­шыл­ганча, Мәскәүдә егерме­ләп татар оешмасы бар, аеруча яшьләр оешмалары яхшы эшли, мөхтәрияттә дә озакламый хәлләр яхшырырга тора, тик бераз вакыт кирәк; кырымтатарларыннан җыенда дүрт эре эшкуар катнашачак. Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятен оеш­тыруның беренче этабы тә­мамланып килә. Әйтик, бу җәһәттән Башкортстанда яхшы эшлиләр, бөтенроссия оешмасын тәмам оештыру киләсе елга кала, әүвәлрәк уйлаганга караганда, четрекле­рәк, катлаулырак эш булып чыккан бу.

– Шунысы күңелле: күптән түгел генә РФ чит ил эшләре министрлыгында булган очрашуда министр Лавров, Татар­станның чит илләрдәге вәкил­лекләрен арттыруны хуплаячакбыз гына, дип белдерде, – дип тәмамлады мабугат җые­лышын Р. Закиров.

Рәшит Минһаҗ
(“Ватаным Татарстан”,   /№ 180, 03.12.2014/)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*